Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 263
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 15.05.10 19:54. Баш исем: Югары уку йортлары


Институты в Республике Татарстан (Татарстан).
Университеты Республики Татарстан (Татарстан).
Сылтамалар:
http://www.institute-catalogue.ru/rus/region/42.html

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 269
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 03.06.10 21:43. Баш исем: Татар филологиясе факультеты абитуриентлары игътибарына!


Татар филологиясе факультеты абитуриентлары игътибарына

ТДГПУның татар филологиясе факультеты – Татарстан һәм башка өлкәләр өчен дистәләрчә еллар буена татар теле, әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар әзерләп килгән бүлек, үзенең күренекле галим-укытучылары, монда укып чыккан абруйлы шәхесләре белән дан-шөһрәт казанган факультет.
Факультетның 85 еллык тарихы бар. Башлангычы 1925-26 нчы уку елында оештырылган татар милли тел белеме бүлегенә барып тоташа.
Бүлекне оештыручы олы галимнәр Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, Г.Шәрәф, Г.Рәхим, М.Фазлуллин, М.Корбангалиев исемнәре университетыбыз тарихында алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы.
1932 нче елда ук аспирантура ачыла. 1940 нчы елда факультет татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләре кабул итү һәм яклату хокукын ала. Бездәге аспирантураны узып, шушы советта диссертацияләр яклаган зур галимнәрдән М.Гайнуллин, Х.Госман, Х.Ярми, Л.Җәләй, В.Хангилдин, Ш.Рамазанов, Я.Агишев, А.Сайгановларны атарга мөмкин.
Татар филологиясе факультеты үзендә укып чыккан кешеләр белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шундыйлардан И.К.Хәйруллин күп еллар Татарстан хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары булып эшләде, хәзер ул Татарстанның Иҗтимагый палатасына җитәкчелек итә, профессор Ф.Ф.Харисов 7 ел Татарстан Республикасы Мәгариф министры булып эшләде, язучы Ә.Х.Хәсәнов Татарстан Республикасы Президентының Матбугат Архивы җитәкчесе. ТДГПУ ректоры, профессор Р.Р.Җамалетдинов, факультетыбыз профессорлары Ф.Г.Галимуллин, Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисовалар – шулай ук безнең шәкертләр.
Төрле елларда факультетыбызда укыган татар әдәбияты йолдызлары М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Кутуй, А.Алиш, М.Мәһдиев, Ш.Маннур, С.Хәким, И.Салахов, И.Юзеев, Б.Камалов, Х.Камалов, Л.Айтуганов, Ә.Атнабаев, Р.Харис, Г.Зәйнашева, М.Маликова, Р.Әхмәтҗанов, Л.Шагыйрьҗан, З.Хөснияр һ.б. күп кенә фән, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, меңләгән данлыклы укытучылар – Казан педагогика уку йортының гына түгел, бөтен татар дөньясына дан китергән шәхесләр.
Бүгенге көндә факультетта 2 белгечлек буенча укытабыз. 1995 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, инглиз теле белгечләре дә әзерләнә. Шуның өстенә студентларыбыз нәшрият хезмәткәре, журналист, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрҗемәче кебек республика өчен бик кирәкле һөнәрләрне дә үзләштерәләр.
Факультетта дәрәҗәле галимнәр, 4 кафедрада 13 фән докторы, профессор (Галеева Э.Р., Галимуллин Ф.Г., Ганиева Ф.А., Җамалетдинов Р.Р., Зәкиев М.З., Нуриев Г.С., Сверигин Р.Х., Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Хатыйпов Ф.М., Хәкимҗанов Ф.С., Юсупов Р.А., Яхин Ф.З.), 36 фәннәр кандидаты һәм доцент эшли.
Факультетта уку-укыту һәм тәрбия эшләре бергә үрелеп алып барыла.
1996 нчы елдан факультет базасында “Мизгел” яшьләр театры эшләп килә. 2008 нче елны Халык театры исеме бирелгән әлеге коллектив (режиссеры: Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты М.Б. Җаббаров) һәр елны тамашачылар игътибарына татар әдәбияты классиклары әсәрләре буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә. Быелның февраль аенда Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Кырларым-тугайларым”, 7 майда Әнгам Атнабаев әсәре буенча куелган “Мәхәббәт турында җыр” спектакльләренең премьералары булды. 16 майда “Кырларым-тугайларым” спектакле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында кабат куелды.
Студентларыбыз сәнгатьнең башка өлкәләрендә дә бик актив. Факультетта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент М.Габитов җитәкчелегендәге хор классы инде 15 ел эшләп килә. Татарстанның халык артисты М.Галиев факультатив рәвештә вокал дәресләре алып бара. 1 нче курста барлык студентларга хореография укытабыз. Бу өлкәдәге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Республика күләмендә үткәрелгән “Ягымлы яз”, “Студентлар язы”– фестивальләрендә, вузара конкурсларда студентларыбыз призлы урыннар алалар, дипломантлар булалар. 2009 нчы елны “Мөселман кызы” республика конкурсында IV курс студенты Шәһивәлиева Гөлинә гран-при яулады. Быел шушы ук конкурста V курс студенты Кадыйрова Энҗе “Иң талантлы мөселман кызы” номинациясендә җиңеп чыкты.
Факультетны 2009 нчы елны тәмамлаган Азат Фазылҗанов – хәзерге эстрадада уңышлы эшләп килүче конферансьеларның берсе. 2008 нче елны тәмамлаучылардан Илназ Гәрәев (ИлГәрәй) һәм Илназ Баһавиевлар (Илназ Баһ) танылган эстрада артистларына әйләнеп баралар.
Бүген дә яшь каләм әһелләрен үстерү дәвам итә. Татар әдәбияты кафедрасы каршында “Илһам” әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан берсе 4 курс студенты Рүзәл Мөхәммәтшин бүгенге көндә язучылар берлегенә кабул итү алдында тора. 2008 нче елны ул яшь язучыларның “Иделем акчарлагы” конкурсында Гран-при яулады. Берләшмә соңгы елларда яшьләрнең иҗат эшен оештыру һәм аларның иҗатын пропагандалау буенча күп кенә файдалы чаралар үткәрелде.
Быел, инде икенче ел рәттән, Татарстан Язучылар Союзы белән бергә югары сыйныф укучылары арасында “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсы уздырылды. Апрельдә конкурсның йомгаклау турына 120 укучы (шул исәптән Башкортстан, Марий Эль республикаларыннан, Ульян, Пермь Самара, Оренбург, Киров, Мәскәүдән барлыгы 31 укучы килгән иде).
Төрле номинацияләрдә җиңгән яки уңышлы дип табылган әсәрләр “Илһам канатында” дип аталган махсус җыентыкта басылачак.
Мондый җыентыкларның 2се инде дөнья күрде (2008, 2010 елларда). Икенчесе быел Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевнең кереш мәкаләсе белән чыгарылды.
2005 нчы елдан студентлар, факультет тормышын яктыртучы “Яшьлек тавышы” газетасы чыгып килә.
Университетның төп бинасында урнашкан факультетның (Татарстан урамы, 2 нче йорт, 1-2 нче этажлар) материаль-техник базасы бик әйбәт. Барлык кабинет-аудиторияләр заманча техника белән җиһазландырылган (экран, видео-проектор, ноутбуклар). Компьютер классы, факультетыбыз тарихын, аның галимнәрен, аларның хезмәтләрен, бездә укып чыккан язучылар турында тулы информация тупланган тел-әдәбият үзәге, 2010 елның 26 нчы апрелендә ачылган Г. Тукай кабинеты бар.
“Мизгел” яшьләр театры һәм “Илһам” иҗат берләшмәләренең шулай ук үз бүлмәләре бар. Факультетның барлык бәйрәм-чара, очрашулары 450 кешелек Актлар залында үткәрелә. Физкультура дәресләре шушы ук бинада урнашкан спортзалда уза. 1 нче, 2 нче катларда буфет, 0 нче катта ашханә урнашкан.
Беренче курска укырга кергән барлык студентларны тулай торак белән тәэмин итәбез. “Университет” тукталышында (Пушкин урамы, 32 йорт) урнашкан ТДГПУның 1 нче номерлы студентлар йортының бер блогы безнең студентлар өчен бирелгән. Яшәү шартларыбыз әйбәт. Төпле белем алу, укудан тыш вакытны файдалы, кызыклы үткәрү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар.
Сезне факультетыбызда көтеп калабыз.

Татар филологиясе факультеты деканы,
доцент Р.Х. Мирзагитов



Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 3
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки