Метонимия - (грек.
metonymia - яңадан атау) - ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп. Ул охшашлануга түгел, ә предметларның үзара бер-берсе белән нык бәйләнештә булуларына, бер-берсенә керешеп торуларына нигезләнгән. Мәсәлән,
Зал көлә. Тукайны ятлыйм. Ялгызлык исемнәрнең төрле сәбәпләр аркасында күмәклек сүзләре рәтенә күчүе шулай ук метонимия күренешен барлыкка китерә:
рентген, меценат - Борынгы Римда шагыйрьләрнең яклаучысы, кайгыртучысы;
Нарцисс - борынгы грек мифологиясендә елга алласы Кефиссның улы, үз-үзен яратучы кеше.
Чыганак:
Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р.Галиуллина. - Казан: Мәгариф, 2007. - 82 нче бит.
Метонимия Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә:
1) форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге: зур зал - зал елый; аудитория якты - аудитория игътибар белән тыңлады;
2) эш һәм аның нәтиҗәсе: отчет доклады - отчет тотты; кул кую - аның кулы;
3) материал һәм аннан эшләнгән әйбер: пыяла (чимал) - пыяла (күзлектә); резина (чимал) - резина (кереш); капрон (чимал) - капрон (оек);
4) автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул иҗат иткән әсәр, әйбер: Тукайны яратам; галифе - чалбар һәм аны кия башлаучы, Париж коммунарлары палачы генерал Галифе;
5) әйбер һәм аның эшләнү урыны: кашемир - шәлнең бер төре һәм Һиндстанның яхшы чуар шәлләр әзерли торган Кашмир провинциясе;
6) урын һәм анда булган процесс: мәйдан киң - мәйдан бетте (сабантуй мәгънәсендә).
Чыганак:
http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5_____.html<\/u><\/a>