Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 25
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 20.01.09 00:46. Баш исем: Яңа басмалар


Биредә яңа басмалар белән танышу мөмкинлеге бирелә.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 65
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 02.03.09 20:25. Баш исем: ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ



ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Туган телебезне, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрен дә саклау, үстерү, баету, аларның киләчәген кайгырту мәсьәләләренә багышланган ошбу куш китапның дөнья күрүе бик тә табигыйдер шикелле.

Чөнки без — биш бертуган Миңнуллиннар — һәммәбез дә, гомеребез буе мәктәп-мәгърифәткә, әдәбият-сәнгатькә, фән-гыйлемгә хәл кадәри хезмәт куеп, туган телнең кадерен тоеп, тел хәзинәбезне башка милләттәшләребез дә, бигрәк тә яшь буын һәм читтә гомер кичерүче кардәшләребез белсен дип яшәүче кешеләр. Ә инде икебезгә — шушы китапның авторларына — туган телгә кагылышлы бик тә җаваплы, шул ук вакытта үтә дә катлаулы мәсьәләләр белән (беребезгә республикабыз парламентында, икенчебезгә хөкүмәттә) озак еллар шөгыльләнергә туры килде. Язмыш безгә милләтебез язмышы хәл ителгән шушы авыр һәм хәлиткеч бер чорда телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыруда һәм аны тормышка ашыруда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бирде. Китапка нәкъ менә шул вакытларда язылган мәкаләләр, төрле югарылыктагы мөнбәрләрдән сөйләнгән чыгышлар, шул еллардагы эшчәнлегебезне чагылдырган актуаль әңгәмәләр туплап бирелде.

Татарстанда ике дәүләт теле закон нигезендә гамәлгә кертелеп, алар акрынлап булса да шактый актив кулланылышка керә башлаган шартларда, безгә, әлбәттә, һәм татар, һәм рус телләрендә язарга, гәпләшергә, чыгышлар ясарга туры килә. Китаптагы материалларның ике телдә булуы шуның белән бәйләнгән, һәрберебезнең язмалары, хронологик тәртипләрен саклаган хәлдә, аерым-аерым ике бүлеккә бүлеп бирелде. Бу үз чиратында, әлеге мәкаләләргә, чыгышларга карап, узган гасырның 90 нчы елларыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстандагы тел сәясәтенең нинди шартларда үсүен, тирәнәюен, нинди яңа аспектлар белән баюын күзәтергә мөмкинлек бирер дип уйлаштык.

Безнең беребез — Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе, икенчебез — әдәбиятны һәм халык авыз иҗатын өйрәнүче галим, фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Табигый ки, күңелебез кушканга да, вазифаларыбыз буенча да без татар теленең язмышы өчен борчылып, аны кайгыртып яшибез, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булсын өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Җәмгыятьтә кайсыдыр бер телгә генә өстенлекләр бирелергә тиеш түгел, киресенчә, яшәсен, үссен өчен, һәрбер телгә тигез хокуклар, тигез мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Татарстанда алып барылган телләр сәясәте нәкъ шуны күздә тота да.

Р. М. Миңнуллин, К. М. Миңнуллин | 09.02.2009
© Издательство «Магариф» 1998

http://magarif.com/news/?id=13

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 11
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки