Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 140
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 05.06.09 10:26. Баш исем: Чигү сәнгате


ТАТАР ЧИГҮЕ

Элек-электән татар гаиләсендә балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык хатын-кызлар да диярлек чигү эшен белгән. Шушы шөгыль аша әниләр үзләренең кызларында эстетик зәвык тәрбияләгәннәр. Матурлыкны күрә, аңлый белү дә зур осталык таләп итә шул.
Элек, фабрикалар барлыкка килгәнче, кешеләр тукымаларны үзләре тукыган. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку җиһазы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән, әмма матурлык дигәндә ул гына куркытмый. Башта җитен яисә киндер үстергәннәр. Аны урып-җыйганнан соң, орлыкларын сугып алганнар. Каты сабаклардан йомшак йон ясар өчен, җитенне озак кына суда яисә кар астында тотканнар. Шуннан соң яхшылап киптереп, таяклар белән сукканнар. Татарда "Киндер суктым" дигән җыр да бар. Әмма ул сүздә генә бик ансат ишетелә. Чынлыкта исә бу бик авыр һәм озак вакытлы эш. Йомшаган киндерне язып тараганнар һәм эрләгәннәр. Станокта тукыма, сөлге, паласлар тукыганнар. Бизәкләп туку өчен киндерне төрле төскә буяганнар.
Хәзерге яшьләрне мондый михнәтле эшләр бераз гаҗәпкә калдырыр, мөгаен. Бүген теләсә кайсы кибеткә керәсең дә күңелеңә ятышлы тукыма сатып аласың. Ә элек кызлар кечкенәдән үк үзләренең күңел җылысын кушып бирнә әзерләгәннәр. Бу матур традиция аларда пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек, булачак гаиләсенә, иренә хөрмәт тәрбияләгән. Чигү өчен төрле материал кулланган алар: үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләр, мулине, кәнитил, сәйлән... Ә чигү ысулларына килгәндә, шома (гладь), алтын җеп, сәйлән, тамбур җөе белән һәм башкалары кулланылган. Чигү элементлары һәм төсләр үзара гармония булдырып, әйләнә-тирә матурлыкны бизәккә күчергән.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Данил СӘФӘРОВ, "Ватаным Татарстан" газетасы, май, 2009

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Яңа җаваплар юк


Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 11
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки