Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 33
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 30.01.09 18:59. Баш исем: Электрон әсбаплар




Безнең өчен зур сөенеч булып, мәктәп китапханәләренә әдәбияттан электрон әсбаплар кайта. Ниһаять, кулыбызга Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган татарча электрон методик кулланма килеп керде. Бизәлеше, фотолары сыйфат ягыннан калышса да, Г.Тукай дискыннан аермалы буларак, әсбапның навигациясе бик гади дә, уңайлы да эшләнгән. Кулланмада Г.Исхакыйның тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр, фотосурәтләр, төрле жанрдагы әсәрләре, хатлары, әсәрләрен сәнгатьле уку үрнәкләре, аның шәхесенә мөнәсәбәтле галимнәр һәм язучылар белән интервью тәкъдим ителә; дәрес үрнәкләре, методик карашлар, тест сораулары бирелә.

Кереш мәкаләләр авторлары:
1. Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ф.М.Мусин.
2. Филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Х.Ю.Миңнегулов.
3. Филология фәннәре кандидаты Б.Т.Гали.
Рецензентлар:
1. Язучы, Татарсан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев.
2. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы, филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Д.Ф.Заһидуллина.
Фотолар:
И.И.Шакиров
Архив фотолары:
“Казан” милли-мәдәни үзәк музее фонды.
Музыкаль композиция:
Татарстан гимны (ком. Р.Еникеев).
Аудио композицияләр:
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Сөннәтче бабай”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләрен Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты И.Әхмәтҗанов укый.
Видео оператор:
И.И.Шакиров
Программалаштыру:
М.Р.Сайхунов
Видео/аудио монтаж:
М.Р.Сайхунов
Дизайн:
М.Р.Сайхунов
И.Р.Шәрипов
Ф.Х.Завгарова
Верстка:
Л.Г.Фазылҗанова
И.Р.Шәрипов
Административ төркем:
З.Р.Биктаһирова
Л.Г.Фазылҗанова
Э.Муратова
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Проектта кулланылган фильм 2006 елда “Инновация” студиясендә Татарстан Республикасы массачыл коммуникацияләр агентлыгы “Татмедиа” ярдәме белән төшерелгән.

Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы:
С.Юзеев
Фильм операторлары:
С.Баязитов
Д.Александров
Фильмның тавыш режиссеры:
З.Хайрулин
Фильмны монтажлаучы:
Д.Александров
Текст дикторы:
Ф.Пантюшин
Фильмда катнашучылар:
И.Гыйләҗев
Р.Салихов
Х.Миңнегулов
Фильмда яңгыраучы музыка әсәрләре авторлары:
С.Гобәши
Р.Абязов
Ф.Шопен
Д.Шестокович
М.Антал
“Apocalyptica” төркеме


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 3 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 34
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 30.01.09 19:17. Баш исем: "Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗаты".




ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән "Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗаты" исемле мультимедиа басма куллану өчен тәкъдим ителә. Методик әсбапта Ф.Яруллинның тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр, фотосурәтләр, фильм, төрле жанрдагы әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар, әсәрләрен сәнгатьле уку үрнәкләре, әдип иҗатын мәктәптә өйрәнүгә кагылышлы дәрес үрнәкләре, тест сораулыклары, библиографик күрсәткеч бирелә. Тест сораулыкларын һәм әсәрләрен бастырып алу мөмкинлеге тудырылган.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга



Хәбәр: 2
Теркәлгән: 03.11.09
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 03.11.09 13:13. Баш исем: Ярдэм котэм


Исэнмесез! Мин куптэн тугел генэ Лениногорск шэхэрендэ семинарда булып кайттым. Анда Г.Ибрахимов буенча да шундый ук интерактив китап курдем дэ уземдэ анын булмавына эчем пошты. Зинхар, шул мэсьэлэне хэл итэргэ ярдэм итегез эле.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга



Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 24.12.09 23:46. Баш исем: Мин үзем Башк..


Мин үзем Башкортстаннан. Бәлки Татарстанда бу дискларны сатып та алып була торгандыр,ә миңа кайдан алып була? Ярдәм итә алсагыз,мин бик рәхмәтле булыр идем!

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки