Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 30
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 29.01.09 23:36. Баш исем: Әдәбиятны А.Г.Яхин концепциясе нигезендә укыту.


Булат ачкан теманы шушы бүлектә дәвам итсәк яхшырак булыр. Монда яхинчыларның очрашу урыны булсын. Оятыма каршы, бу мәсьәләдә бер дә тәҗрибәм юк. Киңәшләр белән ярдәм итә алмыйм. Тема бик актуаль. Башлангыч сыйныф укытучылары Альберт абый дәреслекләре белән укытырга ни өчендер ашкынып тормыйлар. Инде тулы бер система итеп эшләнгән методиканы 5нче сыйныфтан гына куллана башлауның нәтиҗәләре түбәнрәк, әлбәттә. Без, татар теле укытучылары, февраль аенда бу проблеманы башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучыларының берләштерелгән семинарында зур итеп күтәреп чыгарга җыенабыз. Мин дә сезнең белән аралашу өчен форум темасына игълан ясармын.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 4 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 192
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 03.11.09 20:59. Баш исем: А.Г.Яхин дәрес..


А.Г.Яхин дәреслеге буенча 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан төзелгән календарь план.
Авторы: Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы - Татарстан Республикасы Лаеш районы
Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
http://xn--www-qdd8aloyg.openclass.ru/sub/%D0%A0%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%BA



Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 238
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 19.02.10 20:21. Баш исем: Татар әдә..


Татар әдәбиятын А.Яхин технологиясе буенча укыту тәҗрибәсеннән. Әдәби әсәргә анализ:
http://www.rusedu.ru/detail_5696.html

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга



Хәбәр: 2
Теркәлгән: 10.09.10
Кайдан: Россия, Зеленодол шәһәре
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 18.10.10 22:11. Баш исем: 6 нчы сыйныфта |..


6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.
Гайсина Суфия Искәндәр кызы,.
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче
16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә Әлмәндәр карт образының тормышчан- фәлсәфи нигезе. Әсәрдә конфликт.
Максат: 1.Укучыларның конфликт, сюжет-композицион бөтенлек турында белемнәрен тирәнәйтү.
2.Драма әсәренә анализ ясау барышында тәнкыйди һәм образлы фикерләүләрен үстерү.
3.Әсәр геройларының эчке кичерешләренә хөрмәт аша рухи cәламәтлек тәрбияләү.
Җиһазлау:-Т.Миңнуллинның портреты.
-дәреслек-хрестоматия
-К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”
-“Көч һәм рух тамырлары”


Дәрес барышы:

Дәхи олуглык вә игелеклелек
әдәп вә күркәм әхлак беләндер.
К.Насыйри
“Китаб-әт-тәрбия”

I. 1.Кереш.Укытучы сүзе:
-Гомеркәйләр... Кешеләрнең яшәүләре таң җиле кебек кенә шул. Бик кыска гына арада исә дә үтә.Гомер шулкадәр кыска, аңа кире кайтмак юк.Йөрәкнең һәр тибеше, һәр кылган гамәл-үзе бәхет.”Ни белән үлчәнә бу гомер, калган эзләр белән...” Бүгенге дәрестә без “Әлдермештән Әлмәндәр “әсәрен сюжет-композицион яктан тикшерү
Барышында Яшәү, Гомер, Тормыш турында фәлсәфә корырбыз.
(эпиграфны уку)
2. Сүзлек өстендә эш:
Фани дөнья-кеше яши торган дөнья;
Менәз-характер;
Җор телле-ягымлы, матур сөйләшүче;
Гайрәт-көч;
Варис-нинди дә булса эшне дәвам итүче;
Шәҗәрә-буыннар чылбыры.
Әлеге төшенчәләрне”Әлдермештән Әлмәндәр”әсәрндәге Әлмәндәр карт образына нисбәтле рәвештә һәм конфликт чыганакларын барлау аша файдаланырбыз.

II. Әсәргә анализ ясау адымнары:
1.Драма әсәрләренә хас нәрсә ул-кичереш.Кичереш----сәбәбе----дәрәҗәсе. Драма-кичерешнең югары дәрәҗәсе.Җыеп торучы үзәк – каршылык.Әлеге каршылык көрәшкә әйләнсә-конфликт туа. Әсәр өлешләренең һәркайсыннан каршылык эзлибез.
2.Әсәрдә образлар бирелеше сюжет-композицион корылышка хезмәт итә.

III. Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын табу өчен, вакыйгаларны барлыйбыз, өлешләргә аерабыз. а)Вакыйгаларны берләштерү өчен сораулар:
1.Әлмәндәр белән Әҗәл арасында бәхәс ник чыга?
2.Әлмәндәр, Әҗәлнең повесткасына кул куймас өчен,нинди сәбәпләр таба?
3.Әҗәл ни өчен башта Әлмәндәр карт белән килешми?
4.Әлмәндәр карт ни өчен дача төзи?
5. Әҗәл Әлмәндәргә ни өчен ташлама ясый?
(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә?)
Әлмәндәрнең уллары турында сөйләве турында фикер алышу.
б). Охшаш вакыйгаларны бергә кушып, өлешләр чыгарабыз:
1.Әлмәндәр һәм аның тормышы
2.Әҗәл белән көрәш
Сорау: Әлмәндәр Әҗәл белән ничә тапкыр очрашкан була? 3 тапкыр очрашкан була .
(Җаваплар гомумиләштерелә)
Әсәрнең өлешләре аша конфликтны билгеләү:
Әлмәндәр белән Әҗәл бәхәсе-төп конфликт
1.Әҗәл һәм аның теләге (Яшәү)
2.Әлмәндәр һәм аның теләге (Үлем)
Яшәү һәм Үлем арасында көрәш.
IV. 1.Әҗәлнең сыйфатларын барлау:
Әҗәл-фәрман үтәүче, җансыз, хиссез .Ул-мәңгелек. Тик бу мәңгелек-яхшы мәгънәдәге мәңгелек түгел. (288 биттәге өзекне уку). Әҗәлгә Әлмәндәр ошый , Әлмәндәрне алып китәсе килми башлый.
Әҗәлнең эчке каршылыгы нәкъ шуннан тора.
2. Әлмәндәрнең эчке каршылыгын билгеләүөчен сораулар:
1.Ни өчен Әлмәндәр дусты Евстигней янына бара?
2.Улы Искәндәрне һәм килене Өммияне ни өчен ачулана?
3.5-6 яшьлек Илсур белән дуслашу аңа ни өчен кирәк?
4.Ул ни өчен өйләнергә йөри?
5.Әлмәндәр ни өчен повесткага кул куймый?
“Эшлисе эшләрем бар бит әле , ди”
-Искәндәр әкренләп торып йөри башлый
-Өммияне сөйләшергә өйрәтә
-Гөлфирә-Мансур арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап калдыра
-Евстигней карт белән бәхилләшеп кайта
-Илсур- варис...
Эшлисе эшләргә бәя бирү аша -------ИГЕЛЕК төшенчәсен ачу. Әлмәндәр үлемен кичереп тора.
Сорау: Әлмәндәрнең эчке каршылыгы нидә?
Җаваплар:- Әлмәндәр хәсрәтләнә, тик сиздерми. Үлемен дә көлкегә әйләндерә.Әҗәл белән шаярып сөйләшә. Шуның белән үзен юата.Шаянлыгы-сагышы. Аның бер генә сәгать, бер генә минут яшәп каласы килә. Башкалар аңа игътибар иткән саен, ул тормыштан ераклаша бара.
V.Әҗәлгә автор мөнәсәбәтен билгеләү:
Ни өчен автор Әҗәлгә теләктәшлек белдерә? Әҗәл кешеләр тормышына кызыга башлый. Әҗәл аша Әлмәндәрнең игелекле, миһербанлы, мәрхәмәтле булуы күрсәтелә.
VI.Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгеләү.
Тема:Игелек, изге күңелле булу.
Проблемалар:
1.Яшәү белән үлем проблемасы.
2.Сугыш
3.Олы кешегә ихтирам җитмәү
Идея: Яшәү ул-үзеңне хуҗа итеп тою, башкаларның бәхете өчен җаваплы булу.
(Укучылар яшәүнең нәрсә икәне турында әйтәләр)
-башкаларга ярдәм итү
-дуслык
-мәхәббәт
-авырлыкларны җиңеп чыгу
-тормыштан тәм табу
-хезмәтне ярату
Таң алдыннан барысын да янына җыеп, әлмәндәр якты дөньядан китә.
(---“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек карау)
VII.Йомгаклау.
Укытучы: -Әлмәндәр-шаян табигатьле, тормыштан туя белмәс, милли герой. Татар рухлы, дәртле, эш сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды. Аңа тиздән 80 яшь тулачак.”Дөньяда дөрес яшибез микән” дигән сорауга уйланыйк.Кеше гомеренең, нинди генә үлчәүләргә салып үлчәсәң дә, бәһасе юк. Туфан ага Миңнуллинның үлемсез әсәрләренә әле без кабат-кабат кайтачакбыз.
III. Өйгә эш бирү .
Сочинение өчен материал туплап килергә:
1. Әби, бабайның тормышыннан берәр истәлекле вакыйга турында.
2.Яшәүне аңлауда Әлмәндәр карт образы.
3.Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 286
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 19.10.10 06:29. Баш исем: Рәхмәт!


Дәрес эшкәртмәгез өчен бик зур рәхмәт, Суфия Искәндәровна. Әлеге хезмәтегезне коллегаларыбыз бәяләми калмас дип уйлыйм.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки