Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 26
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 20.01.09 00:48. Баш исем: Татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча яңа басмалар


Биредә яңа басмалар турында сөйләшергә мөмкин.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 6 [яңаларын гына]







Хәбәр: 2
Теркәлгән: 17.01.09
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 24.01.09 20:31. Баш исем: Минем ачарга тел ..


Минем ачарга теләгән темам А. Г. Яхинның авторлык программасы иде. Кемнәр әлеге программа белән эшли, урыс әйтмешли, отзовитесь. 3 ел инде әдәбият дәресләрен шул программа белән укытабыз , ләкин әле барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый. Әйдәгез ярдәмләшеп яшик. Әлеге программа белән укытучылар, әйдәгез шушы форумга.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 66
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 02.03.09 20:33. Баш исем: Әмирхан Еникин..



Әмирхан Еникиның 2 мартта булачак 100 еллык юбилее уңаеннан аның укучылар яраткан әсәрләре бер-бер артлы табадан төшәргә тиеш кебек булса да, бүгенге көндә бер, әмма берәгәйле китап дөнья күрде. Ул да булса “Мәгариф” нәшриятында бик мәгънәле исем астында чыккан “Биектән карап торасым килә...” дигән китап.
Күренекле әдип Әмирхан ага Еники иҗтимагый тормышка актив мөнәсәбәтле шәхес иде. Татар ПЕН-үзәге химаясендә дөньяга чыккан һәм Әмирхан Еникиның кызы Резеда Тюменева, Әхәт Мушинский, Ләйсән Хафизова төзегән җыентыкта Әмирхан аганың төрле елларда язылган, актуальлеген бүген дә югалтман мәкаләләре туплап бирелде. Кереш сүзне Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин язган.
“Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиевның игътибарыгызга тәкъдим ителә торган сүзләре җыентыкны ефәк бау белән путалап куйган.

"Мәгариф" нәшрияты яңалыкларыннан алынды: http://magarif.com/news/?id=16

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 105
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 09.04.09 19:15. Баш исем: Мин әйттем


"Мин әйттем" китабы
"Мәгариф" нәшрияты

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән хикмәтле сүзләре, мәкаль һәм әйтемнәр рәвешендә сакланып, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп, шомарып, безнең көннәргә килеп җиткән. Язма әдәбият барлыкка килгәннән соң, акыл ияләренең тирән мәгънәле фикерләре ядкарь-истәлекләрдә теркәлә башлый. Борынгы төрки рун язмаларында (VI—VII гасырлар), Й.Баласагунлының "Котадгу белег" поэмасында (1069—1070) һәм М.Кашгарыйның "Диване лөгатет-төрк" сүзлегендә (1072—1074) афористик гыйбарәләрнең булуы мәгълүм. Шулай ук урта гасырларда яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләребез әсәрләрендә татар халкының акыл-зирәклеген, тормыш һәм яшәү тәҗрибәсен, фәлсәфи карашларын, белем-хикмәтен, тел һәм иҗат байлыгын чагылдырган хикмәтле сүзләрнең матур үрнәкләрен очратырга мөмкин.
Тирән һәм үткен фикерне җыйнак, сурәтле итеп әйткән афористик иҗатны эченә алган әлеге җыентык сүз сәнгате хәзинәсен барлау, туплау һәм бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан чыгып төзелде. Чыганак итеп борынгы гомумтөрки ядкарьләр, урта гасырлардан алып хәзерге чоргача дәвердә иҗат иткән язучы-шагыйрьләрнең (барлыгы 200гә якын) әдәби әсәрләре файдаланылды. Билгеле, әдәби хәзинәбезне, бигрәк тә соңгы елларда басылган китапларны тулаем барлап чыгу мөмкинлегебез булмады, бу эш алдагы басмаларга калды.
Китап 30 тематик бүлектән тора. Аларда ил, халык, сәясәт, дин-йола, тел-сүз кебек гомуми иҗтимагый мәсьәләләр белән бергә тормыш, гаилә, хатын-кыз һәм ир-ат, әхлакый кыйммәтләр, мәхәббәт, бәхет, изгелек, гыйлем, дуслык һәм башка шундый мәңгелек төшенчәләр яктыртыла.
Афористик гыйбарәләрне урнаштыруда, авторларның яшәү һәм иҗат итү елларына бәйле рәвештә, хронологик эзлеклелекне сакларга тырыштык. Материалны шундый тәртиптә бирү вакыт агышын тоярга, татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан иҗтимагый-фәлсәфи фикер тарихын, әхлакый-этник кануннарын, дөньяга карашын, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәтен үсештә-үзгәрештә күзалларга мөмкинлек тудыра.
Укучы әлеге китапта фикер җәүһәрләрен — акыллы һәм тирән мәгънәле фәлсәфи уйланулар, канатлы сүзләр, хикмәтле шигъри юллар һәм юмор белән сугарылган «төрткеләр» табар.
Китап киң катлау укучыларга — укытучыларга, журналистларга, студентларга, гомумән, әдәбият яратучыларга, фәлсәфә һәм сүз сәнгате белән кызыксынучыларга — кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.

miras.belem.ru

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 106
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 09.04.09 19:16. Баш исем: ТУКАЙ 100 ЛЕТ СПУСТЯ..


ТУКАЙ 100 ЛЕТ СПУСТЯ …

Апрель -– месяц, в котором родился и умер Габдулла Тукай. Музей Г.Тукая в Казани в течение всего месяца проводит мероприятия с девизом «Яздан аерып булмый Тукайны». Цикл мероприятий открылся специализированной выставкой «Колокольчики детской души», где представлены графические работы татарстанских художников, выполненных по заказу Национального издательства РТ «Магариф». Также прошла презентация книги Г.Тукая «Жемчужины», первому прижизненному изданию которой в эти дни исполняется ровно 100 (!) лет.

Несмотря на сложное положение с финансированием, издательство «Магариф» пошло на самоотверженный шаг: книга выпущена в твердом переплете, в прекрасном многокрасочном оформлении, на татарском и русском языках. Кстати, на выставке вместе с работами известных художников представлены детские рисунки, также использованные в оформлении книг, выпущенных в издательстве «Магариф». А за книгу Г.Тукая «Сказка про козу и барана» с детскими иллюстрациями наше издательство было награждено Почетной грамотой третьего Всероссийского конкурса «Алые паруса».

magarif.com

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 107
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 09.04.09 19:37. Баш исем: http://s57.radikal.r..




Фәрит Хатипов, Рифат Сверигин "Әмирхан Еники: әдипнең тормыш һәм иҗат юлы" (монография), Казан, ТДГПУ, 2009.

Бу китапта Татарстанның халык язучысы, проза һәм публицистика остасы Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗат юлы, әсәрләренең укучы күңеленә юл табу серләре, хикәяләре, повестьлары, очеркларының үзенчәлекле эшләнеше, тел-стиль чаралары байлыгы яктыртыла. Хезмәт студентларга, укучыларга һәм барлык әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителә.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 216
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 17.01.10 01:37. Баш исем: Рафаэль Мостафинны&#..


Рафаэль Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" дигән китабы Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Кәрим Тинчурин кебек танылган каләм ияләренең язмышыннан яңа сәхифәләрне ачты. Язучы шулай ук халык хәтереннән җуела барган каһарманнарны да күтәреп чыккан. Шәхес культы тәгәрмәче астында каләмдәшләренең башына җиткәннәрнең күбесе ахырдан үзләре дә шундый ук кызганыч язмышка дучар булганнар.

http://matbugat.ru/news/?id=1925

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки