Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 253
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 08.04.10 22:08. Баш исем: татар теленнән пропорцияләр чишү юллары
Фонетик пропорцияләрне чишкәндә, эзләнә торган фонеманы логик яктан "исәпләп" чыгарырга кирәк. Ә аның өчен дифференциаль билгеләрне яхшы белү шарт. Мәсәлән, [и]:[о]=[э]:Х пропорциясен чишеп карыйк. 1) [и] - сузык, [о] - сузык, һәм әгәр [э] сузык булса, димәк Х та сузык; 2) [и] - алгы рәт, [о] - арткы рәт, һәм [э] алгы рәт булгач, Х - арткы рәт дигән сүз; 3) [и] - югары күтәрелеш , [о] - урта күтәрелеш, [э] - урта күтәрелеш булгач , Х - югары күтәрелеш дигән сүз; 4) [и] - иренләшмәгән, [о] - иренләшкән, [э] - иренләшмәгән, димәк Х иренләшкән булырга тиеш; Х - арткы рәт, югары күтәрелеш, иренләшкән сузык аваз булырга тиеш. Ул - [у] Мәгълүмат Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Фонетика һәм лексикология. - Алабуга, 2003. китабыннан алынды.
|
|
|
Җаваплар - 5
[яңаларын гына]
|
|
|
| |
Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
|
|
Җибәрелде: 14.11.11 14:30. Баш исем: :sm33: :sm33: :sm..
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 254
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 08.04.10 22:23. Баш исем: тартыклар пропорциясе
[ б ] : [ ф ] = [ д ]: Х 1) [ б ] - тартык, [ ф ] - тартык, [ д ] - тартык, димәк Х -тартык; 2) [ б ] - яңгырау, шаулы,[ ф ] - саңгырау, шаулы, [ д ] - яңгырау, шаулы булгач, Х - саңгырау, шаулы булырга тиеш; 3) [ б ] , [ ф ] - ирен тартыклары, [ д ] - тел алды тартыгы, Х - тел алды тартыгы дигән сүз; 4) [ б ] - йомык, [ ф ] -өрелмәле, [ д ] - йомык, Х - өрелмәле булырга тиеш Димәк, Х - шаулы, саңгырау, өрелмәле, тел алды тартыгы, ягъни [ш] була. Мәгълүмат Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Фонетика һәм лексикология. - Алабуга, 2003. китабыннан алынды.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 271
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 05.07.10 10:12. Баш исем: [а]: [ә]=[о] : Х пропорциясе
[а]: [ә]=[о] : Х пропорциясе бирелгән. Аны чишү өчен, авазларга хас Үзенчәлекләрне билгеләргә һәм, тигезләмәнең ике ягы да тигез булу тиешлегеннән чыгып, Х ны табарга кирәк. Моның өчен авазларга характеристика бирәбез: [а] – арткы рәт, түбән күтәрелешле иренләшмәгән сузык; [ә] – алгы рәт, тхбән күтәрелешле иренләшмәгән сузык; [о] – арткы рәт, урта күтәрелешле иренләшкән сузык; Х = ? Х ны табу өчен, ике бертөрле үзлекләрне төшереп калдырабыз һәм парсыз үзлекләрне җыябыз. Х = алгы рәт, урта күтәрелешле иренләшкән сузык аваз. Бу нинди аваз? Х = [ө]
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 272
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 05.07.10 10:15. Баш исем: Сузыклар пропорциясе
Сузыклар пропорциясен чишегез [а] : [у] = [ә] : Х [и] : [а] = Х : [ә] [о] : [э] = [ө] : Х [ү] : [ө] = [ы] : Х
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 273
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 05.07.10 10:18. Баш исем: Тартыклар пропорцияс..
Тартыклар пропорциясен чишегез: [б] : [п] = [з] : Х [п] : [д] = [б] : Х [д] : [м] = [н] : Х [с] : [т] = [ж] : Х [л] : [н] = [ч] : Х [г] : [к] = [ж] : Х
|
|
|
|