Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 220
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 11.02.10 00:57. Баш исем: "Белем җәүһәрләре"


Кичә интернет челтәрендә яңа бәйге старт алды. "Белем җәүһәрләре – 2010" дип аталучы әлеге I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле булган барлык интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Бәйгедә барлыгы 7 номинация:

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә багышланган яисә укытучының үз эшчәнлегенә багышлап үзе ясаган интернет-ресурслар катнашалар.

"Укучы – җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучылар ясаган һәм белем алу белән бәйле булган үз эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә фәнни өлкәдә билгеле бер темага багышланган, үз эзләнүләрен дә керткән интернет-ресурслар катнашалар.

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта, югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.

"Белемле гаилә – нур чәчүче җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә бердәм гаилә ясаган, интернет-кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнашалар.

Конкурс http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнашкан.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Яңа җаваплар юк


Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 16
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки