Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 193
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 04.11.09 20:08. Баш исем: Иҗади бәйгеләр
"Шәһри Казан" газетасы хәбәр итә: «Шәһри Казан» газетасы «Арскнефтепродукт» ААҖ белән берлектә Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге «Торналар төшкән җирдә» конкурсын башлап җибәрде. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән туган җирне, авылларны саклап калу хакына зур игелек кылган кешеләр турындагы язмалар көтәбез. Конкурска килгән мәкаләләр газетабызның җомга санында чыга торган «И, авыл...» сәхифәсендә урын алачак. Мәкаләләрнең күләме 2-3 бит-тән артмасын иде (кыскалыкта – осталык). Конкурс 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. 15 декабрь көнне җиңүчеләрне редакциябезгә чакырачакбыз. Җиңүчеләрне түбәндәге бүләкләр көтә: 1 НЧЕ УРЫН – ноутбук 2 НЧЕ УРЫН – фотоаппарат 3 НЧЕ УРЫН – телевизор 5 КЫЗЫКСЫНДЫРУ БҮЛӘГЕ – кесә телефоннары Газетаның официаль сайты - http://shahrikazan.com/
|
|
|
Җаваплар - 1
[яңаларын гына]
|
|
|
| |
Хәбәр: 268
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 03.06.10 09:34. Баш исем: Г.Тукай - публицист
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның илебез һәм дөнья әдәбиятына керткән гаять зур өлешен искә алып һәм аның тууына 125 ел тулу (2011 ел) уңаеннан "Мәгариф” журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, "Г. Тукай – публицист” дигән иҗади эшләр бәйгесе үткәрә. Әлеге чарада яшь галимнәр, аспирантлар, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнаша ала. Конкурска килгән язмалар министрлык хезмәткәрләре, әдәбият галимнәре, жуналистлар кергән әгъзалары тарафыннан бәяләнә, урыннар билгеләнә. Болардан тыш, биш кызыксындыру бүләге булдырыла. Әлегә кадәр "Мәгариф” журналында чагылыш тапмаган темаларга өстенлек бирелә . Бәйгедә катнашучыларга шартлы рәвештә мондыйрак эчтәлекле темалар тәкъдим ителә: Г. Тукайның журналистлык эшчәнлеге. Г. Тукайның публицистларга куйган таләпләре. Тукай публицистикасында сатира һәм юмор алымнары. Г. Тукай – фельетон остасы. Г. Тукайның тәрҗемә эшенә мөнәсәбәте. "Мин бит... саф коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик,общественный деятель дә бит...”. Әлеге һ.б. темалар эчтәлеге әдәбият дәресләрендә кулланырлык, БДИга әзерләнгәндә укучыларга да, укытучыларга да файдалы булырлык итеп язылуы сорала. Язмаларның иң яхшылары журналда басыла. Бәйгегә 2011 елның апрель аенда нәтиҗә ясала. Язмаларның күләме 1,5 интервалы белән компьютерда басылган, 8 биттән дә артмаска тиеш. Аларны кәгазьгә чыгарып (компьютерда яздырылган дискы белән бергә) түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казань, ул. Декабристов, 2. Редакция журнала "Магариф”, а/я 47. Иҗади эшләр 2010 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә.
|
|
|