Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 83
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 27.03.09 20:27. Баш исем: Һөнәри конкурслар


IT белемле укытучылар Буада ярыштылар: http://belem.ru/node/1285

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 5 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 93
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 01.04.09 20:21. Баш исем: Уфада татар теле укытучыларының республика бәйгесе башланды


Уфада татар теле укытучыларының республика бәйгесе башланды

1 Апрель 2009 г., 15:05
(Уфа, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан татар теле укытучыларының “Ел укытучысы-2009” дип исемләнгән республика бәйгесе башланып китте.
Анда җәмгысе 32 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Республиканың төрле районнарыннан алар. Шулай ук Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләре һәм кайбер мәктәпләре укытучылары да көч сынаша бу ярышта.
Олимпиада сынаулары да Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназиясендә һәм Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы урта мәктәптә үтә. Анда укытучылар ачык дәресләр, осталык, тәҗрибә уртаклашу чаралары үткәрә. Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирә.
Уфадагы тәҗрибәле татар укытучысы Зөлфия Миңнеәхмәтова әйтүенчә, бу бәйгедә хәтта җиңеп чыгу бик үк мөһим дә түгел.
“Мондый бәйге барышында без берничә көн буе үзебезнең хезмәттәшләр белән якыннан аралашу мөмкинлегенә ия, - ди Зөлфия ханым. - Тәҗрибә уртаклашу, алдынгы эш ысуллары хакында фикер алышу урыны да бу. Үз казаныңда гына кайнап, әлләни алга китеп булмый. Һәр мөгаллимнең үзенең әйбәт укыту алымнары, еллар буе туплаган бай тәҗрибәсе була. Менә шулар хакында сөйләшеп, без үз осталыгыбызны камилләштерәбез. Ә осталыкның чиге юк”.
Башкортстанның татар теле укытучыларының “Ел укытучысы-2009” бәйгесе 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм шул көнне җиңүчеләрнең исеме мәгълүм була. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда котлау һәм зур бәйрәм көтелә.
“Уфаның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2009” номинациясендә Уфаның Дим районындагы 103 нче санлы мәктәбеннән Эльвира Мөкимова белән Киров районының 126нчы санлы мәктәбеннән Зөлфия Миңнеәхмәтова җиңеп чыккан иде. Әле алар республика күләмендәге ярышта да көч сынаша.
Ике ел элек үзенең бер фәрманы белән, Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык укытучысы” дигән исем булдыру турында карар иткән иде. Былтыр бу мактаулы исем ике кешегә бирелде. Быел да бүләкләнүчеләр булыр дип көтелә.
Башкортстанда “Ел укытучысы” бәйгесендә былтыр беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнаштырылды.
Чыганак: Татар-информ мәгүлүмат агентлыгы.


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 195
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 06.11.09 22:44. Баш исем: ТАТАР ТЕЛЕ Һ&#..


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ПРОГРАММА КОНКУРСЫ
Россия Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Законы, “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы” Закон, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы”, “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру юнәлешендә “Татар теле һәм әдәбияты программалары” конкурсы игълан ителә. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын яхшырту, укучыларда бу фәннәргә карата тотрыклы кызыксыну уяту, аларга заманча төпле белем һәм тәрбия бирүне тиешле югарылыкта оештыру максатларын истә тотып уздыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Конкурста татар теле һәм әдәбиятын укытуның яңа эчтәлеген булдыру, укучыларның белем сыйфатын күтәрү максаты куела. Икенче буын федераль Дәүләт стандартларына җавап бирә торган "Татар телен укыту программасы"н һәм "Татар әдәбиятын укыту программасы"н сайлап алу бурычы куела.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

I этап – конкурска тәкъдим ителгән программаларны Мәгариф һәм фән министрлыгының басма әсәрләр һәм укыту-методик әдәбият бүлеге 2009 елның 30 нче октябреннән 25 нче декабрьгә кадәр кабул итә (Казан, Кремль урамы, 9 нчы йорт, 38 нче кабинет).

II этап – конкурска тәкъдим ителгән программаларны 2010 нчы елның 30 нчы гыйнварынә кадәр жюри карый, бәя бирә. 25 февральгә кадәр аерым белем бирү баскычлары буенча гына эшләнгән программалар, бер концепция чикләрендә берләштерелә, камилләштерелә.

III этап –2010 нчы елның 1 мартында конкурска йомгак ясала, нәтиҗәләр чыгарыла.

Тулырак мәгълүмат: http://belem.ru/node/2080

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 200
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 13.11.09 21:48. Баш исем: 1 Всероссийский заоч..


1 Всероссийский заочный открытый конкурс «Мастерская учителя».
Катнашу бушлай. Гаризалар һәм материаллар 2010 нчы елның 25 нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Материалларыгызны русчага тәрҗемә итәсегез булыр, коллегалар.
Конкурс нигезләмәсе, гариза формасы, материалны сайтка җибәрү формасы: http://zavuch.info/about-concurs.html

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 242
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 25.02.10 08:56. Баш исем: Конкурс 2010 год объ..


Конкурс
2010 год объявлен в Татарстане и России Годом учителя. Телерадиокомпания "Новый Век", министерство образования и науки республики Татарстан и Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет объявляют конкурс "Призвание - учитель".

Мы ждем от вас произведения публицистического, прозаического, поэтического и драматургического жанров, посвященных теме преподавания и образования.

Конкурс проходит в 3 этапа:
I этап - с 15 января до 30 мая;
II этап - с июня по октябрь (до Дня учителя);
III этап - с октября до 30 декабря.

Победителей ждут грамоты, дипломы и ценные подарки.

Ждем ваши работы по адресу: 420095 Россия, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шамиля Усманова, д.9. Телефон для справок: (843) 570-50-32.

Внимание! Работы принимаются на татарском и русском языках!

http://tnv.ru/teacher/


Татарстан һәм Россиядә игълан ителгән Укытучы елы кысаларында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә "Укытучым..." конкурсын игълан итте.
Конкурснын максаты - безнең Республикада укытучының, тәрбияченең, мәгариф хезмәткәренең статусын күтәрү, аны тиешле дәрәҗәдә олылау, мәгариф учережденияләренен укыту методик базасын ныгыту, тулыландыру, яңарту, алдынгы укытучыларның хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, аларның практик тәҗрибәсен пропагандалау һәм аерым уку йортларынын тулаем эш практикасын республика, ил дәрәҗәсендә күрсәтү.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Анын өчен публицистика, проза, шигърият, драматургия жанрларына караган һәм укытучылыкка багышланган иҗади эшләрне, 420095. Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шамил Усманов ур., 9 йорт, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе адресы буенча , “Укытучым” конкурсына җибәрергә кирәк.
Конкурс 3 этапта уза:
I этап - 15нче гыйнвардан 30нчы майга кадәр;
II этап - июньнән октябрьгә кадәр (Укытучылар көненә кадәр);
III этап - октябрьдән 30нчы декабрьгә кадәр.
Эшләргә Мәгарифне үстерү институты методистлары һәм гыйльми хезмәткәрләре, ТДГПУ һәм педагогик көллият укытучылары, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналистлары бәя бирәчәк. Жюри рәисе - педагогика фәннәр докторы, ТДГПУдагы психологик-педагогик белем факультетының педагогика кафедрасы профессоры Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов.
Җиңүчеләрне мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә!
http://tggpu.ru/tt/node/1990

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 244
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 04.03.10 22:29. Баш исем: Мастер-класс бәйгесе


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер - класс” бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004 – 2013 елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында, Укытучылар елы уңаеннан үткәрелә.

1. Гомуми нигезләмә
1.1. Республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелә.
1.2. Бәйгенең бурычлары:
• иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләү;
• татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик-методик эшчәнлеген активлаштыру;
• татар теле һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү;
• республикадагы дәүләт телләрен өйрәнүнең мөһим проблемаларын чишү юлларын ачыклау.

2. Бәйгене оештыру һәм катнашучыларны тәкъдим итү тәртибе

2.1 Бәйгедә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә беренче урынны алган укытучылар (һәр район һәм шәһәрдән берәр укытучы) катнаша.
2.2. Бәйгедә катнашу өчен, укытучыларны район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре) тәкъдим итә.

3. Бәйгене үткәрү тәртибе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе 2 этаптан гыйбарәт:
1 нче этап (31 нче мартка кадәр) – район (шәһәр) күләмендә үткәрелә.
Анда район (шәһәр) күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә катнашу өчен, белем бирү учреждениеләреннән берәр укытучы сайлап алына һәм алар арасыннан җиңүче билгеләнә.
Җиңгән укытучылар, бәйгенең 2 нче этабында катнашу өчен, 31 нче мартка кадәр оештыру комитетына экспертизага түбәндәге документларны кәгазьдә һәм электрон вариантта җибәрәләр:
• бәйгедә катнашуы турында заявка, белешмә (укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә, 1-2 басма бит күләмендә);
• “Минем методик табышларым” дигән темага эссе (4 биттән артык булмаган кәгазь һәм электрон вариантта);
• “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация (10 минутлык видеоролик);
• күргәзмәдә урнаштыру өчен оригиналь дәрес эшкәртмәләре (1-2), мәкаләләр, тәрбия эше материаллары күчермәсе (кәгазь вариантында); авторлык программалары, укыту-методик комплектлары, дәреслекләр (күргәзмә бәйге барышында тәкъдим ителәчәк);
фотосурәт (кәгазь һәм электрон вариантта компакт-дискта*jpg 1 дюймга 300 нокта).
2 нче этап (31 марттан 10 нчы апрельгә кадәр) – республика күләмендә үткәрелә. Бу вакытта район (шәһәр) бәйгесендә җиңүче укытучыларның җибәргән эшләре жюри әгъзалары тарафыннан ныклап өйрәнелә. Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган 10 укытучының кандидатурасы сайлап алынып, республикакүләм “Мастер-класс” бәйгесенә тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән укытучылар арасындагы бәйге 15-17 нче апрель көннәрендә Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелә.
Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:
- “Визит карточкасы”;
- “Мастер-класс” үткәрү (20 мин.) һәм сорауларга җавап бирү (5-7 мин.).
Искәрмә:
1) бәйгегә җибәрелгән барлык материаллар татар телендә тәкъдим ителә.
2) һәр этап буенча комиссия бәяләү критерийлары эшли һәм нәтиҗәләрне беркетмәдә гомумиләштерә.
4. Бәйгегә йомгак ясау

5.1. Иң күп балл җыйган катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә җиңүче дип таныла, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм ноутбук белән бүләкләнә.
II-III урынга лаек булучылар шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм ноутбук белән бүләкләнәләр.
5.2. Оештыру комитеты төрле номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләп үтә.
5. Бәйгенең номинацияләре:
- «Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгын күрсәткән өчен» (укытучы яңа педагогик һәм компьютер технологияләрен уңышлы куллана);
- «Эксперименталь эшне оештырганда, кыюлык һәм максатка омтылучанлык күрсәткән өчен» (укытучы үз предметы буенча эксперименталь эшен иҗади күрсәтә);
- «Укытучылар остазы» (методик эшне җитәкли, яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә);
- “Гыйлемлелек өчен” (укытучы фәнни бәхәстә актив катнаша һәм үз фикерен мисалар белән дәлилли);
- “Иң яхшы визит карточкасы” авторына;
- “Иң яхшы эссе” авторы;
- “ Иң яхшы укыту-методик комплексы”н төзүче.

6. Оештыру комитеты турында мәгълүмат

6.1. Оештыру комитеты бәйгене үткәрү тәртибен, формасын, урынын һәм вакытын, шулай ук бәйге биремнәрен бәяләү критерийларын билгели.
6.2. Бәйгегә җибәрелгән материаллар кире кайтарылмый.
6.3. Бәйгенең барышы һәм йомгаклары массакүләм матбугат чараларында киң яктыртыла.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: 292-27-74, 292-59-93 - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге.
Оештыру комитетының адресы:
Казан, Кремль урамы, 9, 7 нче кабинет.
Нигезләмә түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://g2p.tatar.ru/rus/master_klass.htm


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 18
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки