Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер - класс” бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004 – 2013 елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында, Укытучылар елы уңаеннан үткәрелә.
1. Гомуми нигезләмә
1.1. Республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелә.
1.2. Бәйгенең бурычлары:
• иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләү;
• татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик-методик эшчәнлеген активлаштыру;
• татар теле һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү;
• республикадагы дәүләт телләрен өйрәнүнең мөһим проблемаларын чишү юлларын ачыклау.
•
2. Бәйгене оештыру һәм катнашучыларны тәкъдим итү тәртибе
2.1 Бәйгедә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә беренче урынны алган укытучылар (һәр район һәм шәһәрдән берәр укытучы) катнаша.
2.2. Бәйгедә катнашу өчен, укытучыларны район (шәһәр) мәгариф бүлекләре (идарәләре) тәкъдим итә.
3. Бәйгене үткәрү тәртибе
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе 2 этаптан гыйбарәт:
1 нче этап (31 нче мартка кадәр) – район (шәһәр) күләмендә үткәрелә.
Анда район (шәһәр) күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә катнашу өчен, белем бирү учреждениеләреннән берәр укытучы сайлап алына һәм алар арасыннан җиңүче билгеләнә.
Җиңгән укытучылар, бәйгенең 2 нче этабында катнашу өчен, 31 нче мартка кадәр оештыру комитетына экспертизага түбәндәге документларны кәгазьдә һәм электрон вариантта җибәрәләр:
• бәйгедә катнашуы турында заявка, белешмә (укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә, 1-2 басма бит күләмендә);
• “Минем методик табышларым” дигән темага эссе (4 биттән артык булмаган кәгазь һәм электрон вариантта);
• “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага презентация (10 минутлык видеоролик);
• күргәзмәдә урнаштыру өчен оригиналь дәрес эшкәртмәләре (1-2), мәкаләләр, тәрбия эше материаллары күчермәсе (кәгазь вариантында); авторлык программалары, укыту-методик комплектлары, дәреслекләр (күргәзмә бәйге барышында тәкъдим ителәчәк);
фотосурәт (кәгазь һәм электрон вариантта компакт-дискта*jpg 1 дюймга 300 нокта).
2 нче этап (31 марттан 10 нчы апрельгә кадәр) – республика күләмендә үткәрелә. Бу вакытта район (шәһәр) бәйгесендә җиңүче укытучыларның җибәргән эшләре жюри әгъзалары тарафыннан ныклап өйрәнелә. Материаллары яхшы дип табылган, иң күп балл җыйган 10 укытучының кандидатурасы сайлап алынып, республикакүләм “Мастер-класс” бәйгесенә тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән укытучылар арасындагы бәйге 15-17 нче апрель көннәрендә Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелә.
Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар:
- “Визит карточкасы”;
- “Мастер-класс” үткәрү (20 мин.) һәм сорауларга җавап бирү (5-7 мин.).
Искәрмә:
1) бәйгегә җибәрелгән барлык материаллар татар телендә тәкъдим ителә.
2) һәр этап буенча комиссия бәяләү критерийлары эшли һәм нәтиҗәләрне беркетмәдә гомумиләштерә.
4. Бәйгегә йомгак ясау
5.1. Иң күп балл җыйган катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесендә җиңүче дип таныла, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм ноутбук белән бүләкләнә.
II-III урынга лаек булучылар шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм ноутбук белән бүләкләнәләр.
5.2. Оештыру комитеты төрле номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгеләп үтә.
5. Бәйгенең номинацияләре:
- «Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгын күрсәткән өчен» (укытучы яңа педагогик һәм компьютер технологияләрен уңышлы куллана);
- «Эксперименталь эшне оештырганда, кыюлык һәм максатка омтылучанлык күрсәткән өчен» (укытучы үз предметы буенча эксперименталь эшен иҗади күрсәтә);
- «Укытучылар остазы» (методик эшне җитәкли, яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә);
- “Гыйлемлелек өчен” (укытучы фәнни бәхәстә актив катнаша һәм үз фикерен мисалар белән дәлилли);
- “Иң яхшы визит карточкасы” авторына;
- “Иң яхшы эссе” авторы;
- “ Иң яхшы укыту-методик комплексы”н төзүче.
6. Оештыру комитеты турында мәгълүмат
6.1. Оештыру комитеты бәйгене үткәрү тәртибен, формасын, урынын һәм вакытын, шулай ук бәйге биремнәрен бәяләү критерийларын билгели.
6.2. Бәйгегә җибәрелгән материаллар кире кайтарылмый.
6.3. Бәйгенең барышы һәм йомгаклары массакүләм матбугат чараларында киң яктыртыла.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: 292-27-74, 292-59-93 - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге.
Оештыру комитетының адресы:
Казан, Кремль урамы, 9, 7 нче кабинет.
Нигезләмә түбәндәге сайтта урнаштырылган:
http://g2p.tatar.ru/rus/master_klass.htm