Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 59
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 16.02.09 22:38. Баш исем: Тап-табышмак
Беренче табышмак. Атнада җиде туган - Берсеннән-берсе уңган. Базга төшеп, Дүшәмбе Алып менгән бәрәңге. Урап кайтып чишмәне, Су китергән Сишәмбе. Тырышкан Чәршәмбе дә: Бәрәңгене әрчегән. Пәнҗешәмбе табага Аны ваклап тураган. Чыралар телеп, Җомга Ут кабызган утынга. Кыздырып майда, Шимбә Бәрәңгене пешергән. Таба төбен кырдылар, Мине дә чакырдылар. Истән чыккан Якшәмбе, Ә ул нәрсә эшләде? Әзерләгән Якшәмбе Табышмакның иҗ шәбен. - Исемнәребездән, - ди, - Уртак хәреф эзлә, - ди. Ишеткәнемне сезгә Түкми-чәчми җиткезәм. Шул хәрефне табыгыз, Миңа хатлар языгыз. (Ринат Нуруллин)
|
|
|
Җаваплар - 3
[яңаларын гына]
|
|
|
| |
Хәбәр: 60
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 16.02.09 22:49. Баш исем: Икенче тап-табышмак...
Икенче тап-табышмак. "Буран"нан "бура" бурыйлар, "Карама"да "кар" ята. "Бүрек"тә "бүре" утыра, "Ат" сүзе бар "нарат"та. "Тубал" тулы "бал" булганда, Кашыклап аша балны. Бал беткәнче әйтеп бирче, Буш кашыкта аш бармы?
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 61
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 16.02.09 22:51. Баш исем: Өченче тап-таб..
Өченче тап-табышмак. "Теләк" сүзенә "тел" кергән, "Кояш" сүзенә - "оя". Нинди ай эченә, әйтче, Тулаем бер ел сыя?
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 2
Теркәлгән: 17.03.09
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 20.03.09 21:37. Баш исем: Апрель..
Апрель
|
|
|
|