Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 16
Теркәлгән: 28.12.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 07.01.09 10:43. Баш исем: Ни өчен болай әйтәбез?
Биредә сөйләм үзенчәлекләре белән бәйле сораулар калдыра аласыз. Фикер алышуга үзегез дә кушылырсыз дип ышанам.
|
|
|
Җаваплар - 3
[яңаларын гына]
|
|
|
| |
Хәбәр: 7
Теркәлгән: 17.01.09
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 07.02.09 17:34. Баш исем: Бу тема ачылу бел..
Бу тема ачылу белән Арча педагогия училищесында укыган вакытлар искә төште. Сөйләм үзенчәлекләре дигәннән, тулай торакта торган вакытта кем дөрес сөйләшә дип бәхәсләшеп, сугышып бетә идек. Тик барыбер дә Әтнәләрнең әчек, әчкеч диюләрен, ишек күгәнен тупса диюләре белән һич кенә дә килешә алмадык. Балачак җүләрлеге булгандыр инде кем нинди диалектта сөйләшә бит.
|
|
|
|
| |
Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
|
|
Җибәрелде: 18.02.09 16:32. Баш исем: Татар тедендә мондый сүз бармы?
Миңа әйтмәссезме икән, татар телендә ПЫРЛАНГАН дигән сүз бармы ул? Һәм булса нәрсәне аңлата ул? P.S. Бу фотода Гөлназ сезме ул?
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 62
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 19.02.09 20:50. Баш исем: Бу сүз бел..
Бу сүз белән бәйле 6 сүз таптым "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә, Халит. 1. Пыранлату -1) бик каты куу; 2) бик каты әрләү, ачулану. 2.Пыранлау - бик каты ачулану, дулау, тавыш куптару. 3. Пырлату - 1) пыр иттереп очырту; 2) бик нык ачулану, әрләү, тиргәү. 4. Пырлау - 1) пыр итү, пырылдау; 2) каты ачулану, дулау; 3) үз алдына ачуланып, үпкәләп йөрү. 5. Пырылдату - пыр иттерү, бик каты ачулану, тиргәү. 6. Пырылдау - 1) пыр иткән тавыш чыгару; 2) җиңелчә пыр иткән тавыш чыгарып, бер урыннан икенче урынга очу. Шунысы бар: бу сүзләрнең барысы да сөйләм стиленә хас. P.S. Бу юлы инде фотодан Сезгә мин үзем карап торам. Күзгә-күз сөйләшик дип уйладым. Форумга теркәлеп кушылырсыз дип өметләнәм.
|
|
|
|