Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 188
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация:
0
|
|
Җибәрелде: 06.10.09 19:16. Баш исем: Х.Бәдигый мирасы буенча фәнни-тикшеренү укулары
Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары 2009 нчы елның 25 нче ноябрендә сәгать 10.00 дә, Мамадыш шәһәренең 2 нче мәктәбендә Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәреләчәк. Биредә гомуми урта белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицей, өстәмә белем бирү йортларының 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Бәйге укучыларны һәм педагогларны күренекле тел галиме, фольклорчы, педагог Хуҗа Бәдигыйнең хезмәтләре белән таныштыруны; татар халкының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү һәм халык иҗаты җәүһәрләрен туплауны; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыруны; сәләтле балаларны барлау, тел сәнгатен һәм укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүне һәм бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләүне максат итеп куя. Нигезләмә: биредә
|
|
|
Яңа җаваплар юк
|
|