Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 56
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 16.02.09 22:04. Баш исем: Имтиханга әзерләнүчегә киңәшләр


Имтиханга әзерләнүчегә киңәшләр

  • Имтиханга әзерлекне алдан ук башла. Һәр көнне аз-азлап, өлешләп кабатла.
  • Башта җиңел темаларны исеңдә калдырырга тырыш, аннан авыр темаларны өйрән.
  • Үзеңә ял бирергә, күнегүләр эшләргә онытма.
      Күзләрең арыса, түбәндәге күнегүләрне эшләргә кирәк:
      -чиратлаштырып, аска-өскә (25 секунд), сулга-уңга кара (15 секунд);
      -күзләр белән исем, фамилияңне, әтиеңнең исемен "яз";
      -ерактагы берәр предметка кара (20 секунд), алдыңдагы дәфтәр битенә кара (20 секунд);
      -башта сәгать теле юнәлешендә, аннары кирегә квадрат, өчпочмак рәсемнәре "яса".
        Имтиханга әзерләнгәндә, рационда калорияле һәм витаминнарга бай ризыклар, мәсәлән, чикләвек, сөт ризыклары, балык, ит, яшелчә, җиләк-җимеш, шоколад булырга тиеш. Әмма имтихан алдыннан күп ашарга киңәш ителми.

        Истә калдыруның кайбер үзенчәлекләре

      • Аңлап укыганда, материал яхшырак истә кала.
      • Өйрәнгәндә, барысын берьюлы түгел, арада бераз тәнәфес ясап үзләштерү кулайрак.
      • Бер үк әйберне, аңламыйча күп тапкырлар укыганчы, әз-әзләп истә калдыру нәтиҗәлерәк.




      • Рәхмәт: 0 
        ПрофильЦитата Җавап язарга
        Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


        администратор




        Хәбәр: 58
        Теркәлгән: 28.12.08
        Кайдан: Татарстан, Мөслим
        Репутация: 0
        хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 16.02.09 22:22. Баш исем: Фикерләү сәләтен үстерү өчен


        Фикерләү сәләтен үстерү өчен

      • Фикер йөртми генә белем туплап булмый, ләкин белемсез фикер йөртү дә мөмкин түгел. Бөтен ачышлар да "КАЙЧАН?", "НИЧЕК?" сорауларыннан башланган. Сорауны дөрес куя белергә һәм җавап табарга өйрән.
      • Фикерләүне үстерү өчен, һәр предметны төрле яклап күрә белергә һәм гадәти әйберләрдә яңалык табарга өйрәнергә кирәк.
      • Предметның төрле билгеләрен күрә белү сәләте - фикерләүнең мөһим үзлеге. Бу билгеләрне күбрәк күргән саен, кешенең фикерләве дә үсә. Ул сәләтне логик мәсьәләләр, башваткычлар, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар ярдәмендә тагын да арттырырга була.
      • Фикерләү белән сөйләм бер-берсеннән аерылгысыз. Фикерләүне үстерү өчен, укыган материалны сөйләп бирә белү, фикер алышуларда катнашу, үзең дә аңлап бетермәгәнне башкаларга сөйләп карау мөһим шарт булып тора.

      • Рәхмәт: 0 
        ПрофильЦитата Җавап язарга
        Җавап:
        1 2 3 4 5 6 7 8 9
        олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

        бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
        сылтамаларны актив итмәскә
        Исем, пароль:      теркәлергә    
        Тему читают:
        - хәзерге вакытта форумда катнашучылар
        - форумнан тыш кунаклар
        GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 3
        Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
        аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



        Форумнар өчен бушлай дизайн

          Профессиональный каталог независимой музыки