Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 18
Теркәлгән: 28.12.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 09.01.09 17:14. Баш исем: Татар әдәбиятыннан имтихан


Татар әдәбиятыннан язма имтиханга әзерләнгәндә истә тотарга киңәш ителә:

• программада күрсәтелгән әсәрләрнең текстлары белән яхшы таныш булу;
• текст нигезендә теоретик төшенчәләргә таянып, әдәби әсәрне бербөтен буларак анализлау һәм бәяләү;
• төп теоретик төшенчәләрне, мәгълүматларны:
- әдәби төр һәм жанрларны;
- төп иҗади юнәлеш һәм агымнарны;
- әсәрнең темасын, аның төрләрен;
- проблемасын;
- идеясен;
- автор фикерен;
- сюжет һәм төп элементларын;
- композиция, аның төрләрен;
- әдәби образ;
- әдәби детальләрдән портрет, пейжаз, аларның функцияләрен;
- психологизм, аның алымнарын;
- каршылык һәм төрләрен;
- тел-сурәтләү чараларын белү һәм әсәргә, чорга анализ барышында аңлап урынлы куллану.
Сынауда әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләү түгел, ә аңа иҗади анализ бирү таләп ителә:
• эпик әсәргә анализ барышында югарыда күрсәтелгән төп теоретик төшенчәләр аша автор фикерен аерып чыгару, әсәргә үз карашыңны һәм мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрнең актуальлеген билгеләү сорала;
• лирик әсәрләргә анализда төп лирик мотивларны аерып чыгару; лирик геройның хис-кичерешен, аның сәбәпләрен билгеләү; үз карашыңны-фикереңне белдерү кирәк;
• драма әсәрләренә анализ төп эчке һәм тышкы каршылыкларны ачыклау, образларга характеристика бирү, автор фикерен-идеясен ачыклау юнәлешендә алып барылырга тиеш;
• чорга характеристика бирү барышында әдәби барышка тәэсир ясаган төп иҗтимагый вакыйгаларга тукталу; шул дәвердә өстенлек иткән иҗат юнәлешен, агымнарын, әдәби жанрларны, күтәрелгән тема-проблемаларны ачыклау; төп авторларны санау сорала.

Татар әдәбиятыннан телдән имтиханга төп таләпләр:
1. Программада урын алган әдәби әсәрләрнең сюжетын, эчтәлеген белергә; аларга эзлекле, аңлы һәм тулы анализ ясый алырга. Анализ барышында үз фикереңне әсәрдән өзекләр, тәнкыйди фикерләр белән баету югары бәяләнә.
2. Әдәби әсәрнең жанр һәм поэтик үзенчәлекләрен; язучының стилен, иҗат юлын бәяләү шул дәвердәге әдәби-тарихи контекст белән бәйләп алып барылырга тиеш.
3. Әдәби-тарихи чорга, язучы иҗатына, әдәби әсәргә анализ барышында теоретик төшенчәләрне мөмкин кадәр күбрәк һәм аңлап куллану киңәш ителә.
4. Билет сорауларына җаваплар үз шәхси бәяңне, мөнәсәбәтеңне дә чагылдырырга тиеш. Имтиханда укытучы тарафыннан өстәмә сораулар да бирелергә мөмкин.




Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 54
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 11.02.09 13:27. Баш исем: Татар әдә..


Татар әдәбиятыннан БДИ бирүчеләр игътибарына!
http://test.ksu.ru сайтында (16-24 нче февраль, сәг. 10.00-12.00) онлайн тест эшләп, көчеңне сынап карау мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен 13 февральгә кадәр мәктәпләр теркәлү үтәргә тиеш. Катнашучылар саны чикләнгән, ашыгыгыз.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 5
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки