Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 141
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 05.06.09 10:37. Баш исем: Үлемсез Тукаебыз


Кырлайда Тукай паркы барлыкка килде.

Татарстанның Арча районында урнашкан Яңа Кырлай авылын татар милләтенең Мәккәсе дип атарга мөмкиндер. Чөнки ул - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “дөньяга күзе ачылган” җир. Крестьян Сәгьди абзый гаиләсендә 6 яшьлек Габдулла ике еллап яшәгән, биредә ул мәдрәсәдә беренче дәресләрен алган, тәүге дусларын тапкан, җир кешесе хезмәтенең тәмен татыган.
1979 елның язында Кырлайда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган музей ачылган иде, шулай ук Сәгъди абзыйның нигезендә дә яңадан агач-бүрәнәдән йорт-каралты торгызылды. Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” автобиографик повестендә телгә алган бәрәңге бакчасы да әле бар. Анда кечкенә Апуш көрәк белән аягын кискәнен беләбез. Бакчада Тукай заманындагы карт нарат һаман да исән. Инде Тукайны хәтерләтеп торучы бу агач ялгыз булмас: быел музей янында Тукай паркы барлыкка килде.

Дәвамын укырга



Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 4 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 143
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 10.06.09 10:15. Баш исем: Шагыйрь яшәг&#..


Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. әйе, Габдулла Тукай – безнең милли горурлыгыбыз. Бүгенге әдәби телебезнең нигез ташларын салучы да шул ук Тукай. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга да җавапны аның әсәрләреннән табарга мөмкин. Тукай иҗаты чор атмосферасын тою өчен дә, әдәбиятта бара торган процессларны аңлауда да ачкыч ролен үти. Күпчелек әдипләребез билгеләп үткәнчә, бөек Тукайның иҗаты татар әдәбиятына үсү, камилләшү өчен гаять көчле этәргеч булды һәм хәзер дә дәвам итә. тулырак

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 158
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 24.06.09 10:52. Баш исем: Тукай музеенда могҗизалар төне булды


Тукай музеенда могҗизалар төне булды

18 май - Халыкара музейлар көне. Казан музейлары исә бу датаны инде узган ялларда ук бәйрәм итә башлаган иде. Мәсәлән, шимбә көнне Татарстан Милли музееның башкаладагы барлык филиаллары диярлек “Музей төне” дип аталган Халыкара акциягә кушылып, кич буена үзенчәлекле мәдәни чаралар үткәрде.

Казанның Габдулла Тукай Әдәби музее “Музей төне”н быел тәүге тапкыр каршы алды. Шуңа да карамастан, “Музейда төнге могҗизалар” дип аталган әдәби-музыкаль программага бик күп талантлы яшьләрне җәлеп итте.

16 май кичендә Г.Тукай музеена килүчеләрнең барысын да хәйран калдырып, ишектән озын мөгезле Шүрәле каршы алып торды. Теләгән кешене музей хезмәткәрләре икенче каттагы даими экспозиция белән таныштырды. Шулай да төп бәйрәм чарасы беренче каттагы Әдәби салонда узды. Иң элек тамашачыларга режиссер Салават Юзеевның Габдулла Тукайга багышланган “121” исемле кыска метражлы фильмы күрсәтелде. Инде Халыкара кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булырга өлгерсә дә, бу фильмны Тукай музеенда әле беренче генә тәкьдим итүләре иде.

Фильм тәмамлануга музей директоры Рәмис Аймәт музыкаль һәм шигъри марафоннарны ачып җибәрде. Кичәгә бәйрәм рухы өстәп, бер-бер артлы “Кәеф” инструменталъ ансамбле, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Наил Әнәсов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты студенткасы Гөлгенә Кәримуллина музыкаль чыгышлар ясады.

Казан музыка училищесы шәкертләре исә музейга десант булып төшкән диярсең: училищедан Алинә Давыдова, Рафаэль Якупов, Руслан Абдрафиков халык җырларын искиткеч матур итеп башкарулары белән тамашачы күңелен яулады. Чакырылган талантлар гына түгел, Тукай музеенда кичә үтәчәген ишетеп килгән җырга-моңга бай яшьләр иҗаты да игътибардан читтә калмады. Әйтик, гитарада һәм ирен гармунында уйнап җырлаучы Рушан Хаяли чыгышы сюрприз булды. Ул Ренат Харисның “Кан басымы” һәм “Өянке” шигырьләренә үзе язган җырларын бүләк итте.

Шагыйрьләрнең дә бу бәйрәмдә яшьләре генә катнашты. Рифат Сәлах, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйсән Фәтхетдинова, Резедә Гобәева яңа шигырьләрен сөйләде. Йолдыз шигырьләренең берсен - Рүзәлгә, ә икенчесен Луизага багышлады. Рүзәл дә җавапсыз калмады: үзенең шигырен "Йолдыз белән монолог" дип укыды. Әле Йолдыз шушы араларда тәүге җыентыгын бастырырга йөри икән. Ул - “Күк тирмәсе” дип аталачак. “Мин үзем җыентыкка “Шайтан тәгәрмәче” дип исем бирмәкче идем, нәшрият редакторлары ошатмады. Хәзер инде “Күк тирмәсе” дә ошый башлады кебек”, - диде Йолдыз.

Тукай музеенда бу кичтә казанлыларны чыннан да могҗизалар күп көткән икән. Музей директоры Рәмис Аймәтнең шигырьләренә татар эстрадасында күп җырлар язылганын беләбез, ә менә аның шул җырларны башкарганын әле ишеткән юк иде. “Музей төне”ндә Рәмис Аймәт ике популяр җырын – “Нурлар чәчеп яшә әнкәй” һәм “Син минем җанымның яртысы” хитларын башкарды.

Бәйрәм бик соңга кадәр дәвам итте. Музыкаль-шигьри марафон тәмамлануга, күрше залда Казанның “Шәрык” яшьләр клубы һәм “Сәләт” яшьләре “Кичке уеннар” башлап җибәрде.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторина да уздырылды. Тамак ялгап алырга теләгәннәр өчен музейда милли ризыклар белән чәй өстәле әзерләнгән иде.
Лилия Гаделшина
чыганак

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 179
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 22.08.09 18:02. Баш исем: Видео: Хатыйп Миңнегулов чыгышыннан


Видео: Хатыйп Миңнегулов чыгышыннан.
чыганак

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 275
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 12.07.10 08:19. Баш исем: Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Фонды хәбәр итә


Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү чаралары программасы: http://tukay125.ru/index.php/tat/projects/42-2010-07-06-11-06-18<\/u><\/a>

Р&#1241;хм&#1241;т: 0 
ПрофильЦитата &#1174;авап язарга
&#1174;авап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкен&#1241; шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан р&#1241;сем алу р&#1241;семне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчк&#1241; кереп язу точка LI й&#1257;герек юл оффтопик яшерен текст

бу х&#1241;б&#1241;рне модераторларга гына к&#1199;рс&#1241;терг&#1241;
сылтамаларны актив итм&#1241;ск&#1241;
Исем, пароль:      терк&#1241;лерг&#1241;    
Тему читают:
- х&#1241;зерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар &#1241;йе, сур&#1241;тл&#1241;р &#1241;йе, шрифтлар &#1241;йе, тавыш бир&#1199;л&#1241;р юк
аватарлар &#1241;йе, сылтамаларны авто&#1199;зг&#1241;рт&#1199; кушылган, алдан тикшер&#1199; (премодерация) аерылган, т&#1257;з&#1241;т&#1199; юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки