Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 101
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 02.04.09 20:52. Баш исем: Юбилейлар


Еники - рухият морзасы: тулырак

Әмирхан Еникинең иҗатын шактый нечкәләп белсәм дә, үзе белән турыдан-туры танышлыгым юк иде. Ул язучылар җыелышларында да күпчелек очракларда тыңлап кына утыра. Кайнар-кайнар бәхәсләрдә дә катнашмый. Бер дә аралашмаган кеше янына барып сүз кушу гадәте миндә дә юк. Шуңа күрә
Ә. Еникине беләм дә кебек, шул ук вакытта шәхсән танышлыгым да юк иде. Шулай да җае чыкты. 1986 елның гыйнвар аенда Кукмара районында Татар әдәбияты көннәре уздырылды. Чыгышым белән шул яктан булгангадыр инде, анда баручылар исемлегенә мине дә керттеләр. тулырак

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 4 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 127
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 17.05.09 23:40. Баш исем: 12 майда Хатыйп ага Миңнегуловка 70 яшь тулды.


Хатыйп Миңнегулов: «Тарихны, элеккеге мирасны өйрәнү мине милләтпәрвәр итте»: http://www.intertat.ru/clauses/?pid=8774/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 128
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 17.05.09 23:44. Баш исем: 15 май көнне күренекле тел белгече Фәрит Йосыпов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


Фәрит Йосыпов 1939 елның 15 маенда Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылында туа. Ике бабасы да шул якларның иң алдынгы кешеләре булган, кечкенә малайга бигрәк тә сугышта ятып калган әтисе ягыннан бабасы Камалиның тәэсире зур була. Камали агай бу төбәкнең буыннардан тапшырылып килгән тарихи вакыйгаларны да, гыйбрәтле хәлләрне дә бик еш искә алган, аның янына хәтта тарихчы галимнәр, этнографлар да килгәләгән. Бабасы саклап калган хәтирәи материаллар арасында Олы Карауҗа авылының барлыкка килүе, авыл кешеләренең Сөембикә-ханбикә токымына барып тоташуы турында истәлекләр дә бар. Күрәсең, бабасының гадәт-холкы оныгына да күчкәндер: үз төбәгенең тарихы, теле, энографиясе белән кызыксыну Фәрит Йосыповны Казан дәүләт университетына алып килә. Икенче курста вакытта ул танылган галимә Диләрә Тумашева җитәкчелегендә Себер татарларының телен өйрәнүгә багышланган фәнни экспедициядә катнаша, шуннан диалектиалогик экспедицияләр аның гомерлек шөгыленә әверелә. Дөрес, диплом эше итеп биш ел уку дәверендә фәнни җитәкчесе булган Әнвәр Әфләтунов аңа фаҗигале репрессия корбаны Галимҗан Шәрәфнең фәнни мирасын барлау, галимнең данлы исемен халыкка кайтару эшен тапшыра. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре булып эшли башлагач та, университетта башлаган эшен дәвам иттерә. Әмма фән дөньясына кереп киткәнче, яшь егеткә әле журналист һөнәрен үзләштерергә туры килә: ул Кама Тамагында чыга торган “Кызыл байрак” газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли.
дәвамын укырга

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 133
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 27.05.09 20:36. Баш исем: Башкортстанда Дәрдмәнд елы кысаларында чаралар башланды


Башкортстанда Дәрдмәнд елы кысаларында чаралар башланды

Уфада татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу чаралары башланып китте.
Дәрдмәнднең тууына 150 ел тулуга багышлана бәйрәм тантаналары.

Башкортстандагы “Рамазан” төрки агарту милли үзәге җитәкчесе, татар мөгаллиме, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов башлангыч салды бу мәдәни чараларга. Марат Шәрипов, үзенең теләктәшләре белән берлектә, быелгы елны Башкортстанда Дәрдмәнд елы дип игълан итте. Бу хакта ул кичә Уфада, Башкортстан дәүләт милли музеендагы тантана барышында бәян итте.
Уфада Дәрдмәндкә беренче музей берничә ел элек нәкъ менә Башкортстанның Милли музеенда ачылган иде. Аңа кадәр Башкортстанның танылган татар галиме, җырчы, “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов җитәкчелегендә күп әзерлек эшләре алып барылды, Дәрдмәндкә кагылышлы күп кенә рухи ядкарьләр һәм көнкүреш әйберләре тупланды.

Кичә музейда, Дәрдмәнд елын ачу тантанасына, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Ырымбурдан, Баймактан, Мәләвездән һәм башка төбәкләрдән күп кенә кунаклар килде. Музейдагы экспонатларны карау шатлыгын кичергәннән соң, БР Милли музееның актлар залында “Дәрдмәнд: халыкка багышланган тормыш һәм иҗат” дигән кичә үтте. Аннан соң очрашулар Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә дәвам итте. Анда да әлеге мәдәни чараларда катнашучылар Закир Рәмиев-Дәрдмәндкә багышланган күргәзмәне карады.

Дәрдмәндкә багышланган хәтер чаралары бу ел дәвамында, Уфадан тыш, Мәләвез шәһәрендә һәм районында да, башка төбәкләрдә дә оештырылачак.

“Быел пароходта Болгарга сәяхәт программасы да Дәрдмәндкә багышлап әзерләнә”, - дип белдерде үз чыгышында Марат Шәрипов.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 139
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 05.06.09 10:20. Баш исем: «ТАТАРСТАН ЯШЬЛ|..


«ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ» ГАЗЕТАСЫ Ә.ЕНИКИ КИЧӘСЕ ТУРЫНДА

29 майда республика Милли китапханәсендә Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышлап, “Биектән карап” дип аталган әдәби-музыкаль искә алу кичәсе узды. Әмирхан Еникине искә алырга күпсанлы язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар, драма артистлары, язучының иҗатын яратучылар килгән иде. Артистлар язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар, җырчылар моңлы җырлар башкарды.

Китапханәдә танылган әдипнең китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде. Ә “Мәгариф” нәшрияты татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең 100 еллыгына багышлап зур бүләк әзерләгән булып чыкты: язучының замандашлары, чордашлары турында язылган, заманында төрле газета-журналларда басылган мәкаләләрен туплап, “Биектән карап торасым килә...” дип исемләнгән китап чыгарган.

Ә.ЕНИКИНЕ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ: http://magarif.com/news/?id=31

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки