Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 91
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 28.03.09 22:45. Баш исем: Күрми калмагыз!


"Ватандашлар"ның "Алтын коллекциясе" DVDда дөнья күрде

"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе төшергән "Ватандашлар" документаль циклы DVDда дөнья күрде. 50 герой. 50 гаҗәеп ачыш. 50 тарих.


Әлеге цикл өстендә эш 10 елдан артык дәвам итте. 1998 елда "Лев Гумилев. Барыбер тормыш" фильмы төшерелә. Картина "Евразия - 2000" V Евразия телевизион фестивалендә җиңүче дип табылды.

Бөек ватандашларыбызның тормышы һәм иҗаты "Панорама-телефильм" иҗат берләшмәсе командасын һәрвакыт кызыксындырды. Берсе артыннан берсе Һади Атласи, Марина Цветаева, Шиһабетдин Мәрҗани, Александр Бутлеров, Габдулла Тукай, Гавриил Державинга багышланган фильмнар дөнья күрә башлады... Ахыр чиктә әлеге фильмнарны "Ватандашлар" дигән бер циклга берләштерергә карар кылынды.

2008 елда "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе әлеге циклны күрсәтә башлады. Атна саен тамашачыларыбыз Татарстанга дөньякүләм дан-шөһрәт китергән ватандашларыбызның тормыш һәм хезмәт юллары белән танышып барды. Ел дәвамында цикл яңа фильмнар белән тулылана килде. Роальд Сәгъдиев, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Софья Гобәйдуллина турында документаль фильмнар эшләнде. Соңгысы "Вместе" халыкара телекинофорумында иң яхшы документаль тасма дип табылды.

"Алтын коллекция"гә төрле елларда төшерелгән 50дән артык документаль фильм кергән. Бөек ватандашларыбыз: язучылар, галимнәр, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре...

"Алтын коллекция" - үз тамырлары, үз тарихы белән кызыксына торган, халкының бай мәдәни мирасын якыннанрак белергә теләгән кешеләр өчен искиткеч бүләк.


"Алтын коллекция"не сатып алу буенча "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннар: (843) 570-51-00, 570-51-01. E-mail: pr@tnvtv.ru .

http://tat.tnv.ru/goldcollection/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 6 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 113
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 28.04.09 20:37. Баш исем: Тукайның яңа рәсеме табылды


Тукайның яңа рәсеме табылды

Габдулла Тукайның моңарчы җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яңа рәсеме табылды. Аның эзенә язучы Зәки Зәйнуллин төшкән.
Моңарчы галимнәр дә күрмәгән Тукай рәсемен Зәки Зәйнуллин очраклы рәвештә таба. Язучы 19 апрельдә китап базарыннан әкиятләр җыентыгы сатып ала.

Әкият китабы татар телендә гарәп язуы белән 1909 елда ук нәшер ителгән. Тукай фоторәсемгә 21 яшьлек чагында, ягъни 1907 елда төшкән.

Зәки Зәйнуллин әйтүенчә, китапка Тукайның 20-ләп әкияте кергән икән. Шулар арасында “Җил белән кояш”, “Каз” дигәне дә бар.

“Әкиятләр китабын өйгә алып кайтып куйдым да, икенче көнне иртән торгач актара башладым. Китап үзе ак кәгазь белән тышланган. Тышлыгын ала башлаган идем, аның астыннан кеше төрткән кебек икенче ак кәгазь шуып чыкты. Ак кәгазьне алып карасам, шаклар каттым Тукайның фотосы ята. Рәсем артына 1907 ел дип язылган. Белгечләргә дә күрсәттем, моңа кадәр Тукайның күрелмәгән рәсеме”, ди Зәки Зәйнуллин.

Аның фикеренчә, Тукайның мондый рәсеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Әмма кайбер шәхесләр, әлеге рәсемне күргәнебез бар, дип әйтәләр икән.

“Бәлки, әлеге рәсемгә моңарчы тап булучылар да булгандыр. Чөнки 1907 елда ук төшереп алынган рәсемне кем дә булса күргәндер”, ди язучы.

Зәки Зәйнуллин сүзләренчә, яңа табылган рәсемдә Тукай бик матур кыяфәтле. Тукайның мондый яхшы рәсеме башка юк.

“Рәсемдә Тукай артка таралып куелган калын чәчле. Шагыйрь үзе искитмәле чибәр кеше булып күренә. Өстенә свитер кигән. Тукайның түбәтәй киеп төшкән тагын бер матур рәсеме бар. Мин аны үзе исән чакта төшерелгән рәсем микән дип тә уйлап куям. Әмма бу рәсемдә Тукай тагын да чибәррәк. Тукайның мондый матур рәсем башка юк дип уйлыйм. Чөнки ул монда 21 яшьлек егетнең асылы”, ди ул.

Яңа табылган рәсем турында хәбәр “Чаян” журналында басылып чыгачак икән. Зәки Зәйнуллин яңа рәсем турында беренчеләрдән булып журналның мөхәррире Рәшит Зәкиевкә әйткән.

“Рәсемне күргәч, Рәшит Зәкиев тәгәрәп китә язды. “Тукай бит бу, Зәки абый!”, ди. Рәсемнең табылуы татар халкына зур шатлык булыр дип уйлыйм”, ди Зәки Зәйнуллин.

Язучыга табылган рәсемне Тукайга багышланган шигырь бәйрәменә алып чыгып, халыкка күрсәтергә тәкъдим иткән булалар. Әмма Зәки Зәйнуллин табылдыкны бәйрәмгә алып чыкмады.

“Анда кешегә күрсәтсәм, төшереп алалар да икенче көнне үк мин таптым, дип сөйли башлаячаклар”, ди ул.

Рәсемнең апрель аеңда табылуы очраклы хәл түгел, диючеләр дә бар Чөнки Тукайның тууы да, үлүе дә апрель аена туры килә. Шагыйрь иске вакыт белән 14 апрельдә, яңасы белән 26 апрельдә туган. Вафат булуы исә, иске вакыт белән 2 апрель, яңасы белән 15 апрельдә дип исәпләнә.

azatliq.org

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга





Хәбәр: 11
Теркәлгән: 16.01.09
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 07.05.09 10:51. Баш исем: Яңа рәсе..


Яңа рәсем табылган, аны күрү мөмкинлеге бармы?

Без аны каян белик... Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 114
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 29.04.09 14:17. Баш исем: Ниһаять, Тукаебызга багышланган саллы сайт барлыкка килде!



Хөрмәтле милләттәшләр һәм татар
халкының рухи дөньясы белән
кызыксынучылар

Интернетта Габдулла Тукай сайты эшли башлады. Монда татар халкының бөек шагыйре, газиз баласы, даһи шәхес Габдулла Тукай язганнарның тулы җыелмасы, аның хатлары, шигырьләренә язылган җырлар, төрле елларда алынган фоторәсемнәре урнаштыралачак. Шулай ук шагыйрьнең тормыш юлын сурәтләгән әдәби әсәрләр, спектакльләр, аның иҗатына багышланган язмалар һәм рәсем-картиналар, иллюстрацияләр сайтта зур урын алачак. Кыскасы, Тукайга кагылышы булган һәр вакыйга, һәр факт белән танышу мөмкинлеге туачак. Киләчәктә әлеге сайт Тукай энциклопедиясе булып җитешер дип ышанабыз. Тукай иҗат иткән чорда яшәгән, татар иҗтимагый фикерен формалаштыруында үз өлешләрен керткән шәхесләр дә читтә калмаячак.

Тукай дөньясына юл һәркемгә ачык. Сайт рус телендә дә һәм, киләчәктә, Аллаһы боерса, инглиз телендә дә аваз салачак. Тукай сайтына керүчеләр күп булыр, һәм алар да сайтны тулыландыруга өлешләрен кертерләр дип өметләнәбез.

Хәерле юлга!


Габдулла Тукай исемендәге
Татарстан дәүләт премиясе лауреаты

Туфан Миңнуллин

http://gabdullatukay.ru/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 126
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 07.05.09 11:02. Баш исем: http://www.azatliq.o..

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 260
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 01.05.10 09:36. Баш исем: К.Тинчурин театрыны&..


К.Тинчурин театрының рәсми сайты барлыкка килде

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Интернетта рәсми сайты эшли башлады.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, http://www.tinchurinteatr.ru адресы буенча урнашкан биттә тамашачылар, театр турында күбрәк белергә теләүчеләр театрдагы сонгы яналыклар белән таныша, үз фикерләрен язып калдыра, спектакльләр турында белә ала. Сайтта “Яңалыклар”, “Театр”, “Коллектив”, “Репертуар”, “Матбугат”, “Афиша”, “Элемтә”, “Кунакханә” кебек сәхифәләр белән танышырга мөмкин. Театр турында мәгълүматны татар, рус һәм инглиз телләрендә алып була.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 274
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 06.07.10 15:29. Баш исем: QAZAN RADIOSI


2010 елның 3 кварталыннан башлап дөнья буенча сибелгән милләттәшләребез өчен “QAZAN RADIOSI” дип исемләнгән тәүлегенә 24 сәгать сөйли торган информацион–музыкаль милли интернет-радиостанция эшли башлаячак. Әлеге чараның төп максаты - татар мәдәниятын баету һәм дөньяның төрле почмакларда яшәүче татар халкын берләштерү. Башка радиостанцияләрдән аермалы буларак, радио форматында ретро, поп, һ.б жанрдагы җырларны ишетеп булыр. Шулай ук эфир киңлекләрендә танылган шәхесләр белән тапшырулар, дәүләт вәкилләре белән кызыклы әңгәмәләр, мөселман тапшырулары ишетү мөмкинлеге туачак.

http://qazan-radiosi.com/<\/u><\/a>

Р&#1241;хм&#1241;т: 0 
ПрофильЦитата &#1174;авап язарга
&#1174;авап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкен&#1241; шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан р&#1241;сем алу р&#1241;семне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчк&#1241; кереп язу точка LI й&#1257;герек юл оффтопик яшерен текст

бу х&#1241;б&#1241;рне модераторларга гына к&#1199;рс&#1241;терг&#1241;
сылтамаларны актив итм&#1241;ск&#1241;
Исем, пароль:      терк&#1241;лерг&#1241;    
Тему читают:
- х&#1241;зерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар &#1241;йе, сур&#1241;тл&#1241;р &#1241;йе, шрифтлар &#1241;йе, тавыш бир&#1199;л&#1241;р юк
аватарлар &#1241;йе, сылтамаларны авто&#1199;зг&#1241;рт&#1199; кушылган, алдан тикшер&#1199; (премодерация) аерылган, т&#1257;з&#1241;т&#1199; юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки