Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 76
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 18.03.09 21:50. Баш исем: Мәгарифтә


Башкортстанның татар укытучысы тәҗрибә уртаклашты

Башкортстанның Кыйгы районындагы Юкәле исемле татар авылы урта мәктәбендә төбәк татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып үтте.
Әлеге мөһим сөйләшү өчен нәкъ менә шушы авыл мәктәбен сайлау очраклы түгел. Биредә үз эшенең остасы, Россия президентының 100 мең сумлык грантын яулаган тәҗрибәле татар теле укытучысы Мәрзәлия Гыйльманова эшли. Укытучылар нәкъ менә аның белем бирүдәге алдынгы алымнарын өйрәнергә, киңәш-тәкъдимнәр ишетергә дип җыелды.
РСФСРның мәгариф отличнигы Мәрзәлия Биктимер кызы Гыйльманова Юкәле мәктәбендә кырык елга якын эшли инде. Шуның күпчелек өлешен ул милләтебез балаларына ана телен өйрәтүгә багышлаган.
“Телебез саф һәм аһәңле булсын өчен күп көч салырга туры килә, - ди Мәрзәлия Гыйльманова. - Җирле диалект шартларында татар телен укытуда, беренче чиратта, укытучының югары әзерлекле булуы шарт. Бу җитди эштә миңа Р. Йосыповның “Укучыларда сөйләм мәдәниятен тәрбияләү”, Г. Әхәтовның “Җирле диалект шартларында татар теле укыту мәсьәләләре”, Р. Әскаровның “Кыйгы районының борынгы заманнан алып XX гасырга кадәрге тарихы” кебек дәреслек китаплары нык ярдәм итә”.
Мәрзәлия Гыйльманова үзе оештырган фольклор һәм шигърият түгәрәкләрен дә алып бара. Балалар белән төбәктәге халык авыз иҗатын, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаган берничә буын укучылар көче белән, районда яшәүче татарлар арасында киң таралган йола җырларыннан, такмаклардан, мөнәҗәт-бәетләрдән, сынамышлардан, мәзәкләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган җыентык та чыгарган Мәрзәлия ханым.
Үз фәненә сөю уята алгач, М. Гыйльманованың байтак укучылары да аның юлын сайлаган. Үзенең кызы Зәлия дә Башкортстан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә укый.
Кыскасы, Кыйгы төбәге мөгаллимнәренең Юкәле мәктәбенең алдынгы укытучысыннан өйрәнер тәҗрибә дә, заманча эш ысуллары да байтак. Шуңа да алар киләчәктә дә очрашып торырга, үзара тәҗрибә уртаклашырга килеште.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 5 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 87
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 27.03.09 21:16. Баш исем: В Казани подвели ито..


В Казани подвели итоги конкурса «Развитие и применение татарского языка»
27 Марта 2009 г., 18:51
http://www.tatar-inform.ru/news/2009/03/27/160148/


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 108
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 15.04.09 21:43. Баш исем: А.Гыйльметдинов: “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү программасында милли мәгарифкә лаеклы урын


А.Гыйльметдинов: “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү программасында милли мәгарифкә лаеклы урын биреләчәк"

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының беренче утырышы узды. Аны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.

Комитет утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның Татарстанның белем бирү системасын үстерү перспективалары турындагы мәгълүматын тыңлады. “Безнең бурычлар җитәрлек дәрәҗәдә ачык: республиканың мәгариф системасын үстерү программасы өстендә эшлибез. Әлеге проект 1 августка әзер булачак”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, бу программа республика педагогларының август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Анда балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр үсеш стратегиясе карала. “Без эш нәтиҗәсендә Россия Федерациясендә иң яхшы төбәк системасына ирешергә тиешбез”, - диде А. Гыйльметдинов. Ул биш елга исәпләнгән программа концепциясе Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хуплануын, әлеге программага президент статусы бирелүен әйтте.

А.Гыйльметдинов гомумбелем бирү стандартында милли-төбәк компоненты проблемасына тукталып, бу мәсьәләнең әле хәл ителмәвен ассызыклап үтте. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән әлеге вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләүләрен белдерде. Разил Вәлиев үз чиратында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын Россия министрлыгы белән активрак эшләргә чакырды.

Депутат Туфан Миңнуллин министрдан республиканың мәгариф системасын үстерү программасында Казанда милли мәктәпләр өчен яңа биналар төзү каралганмы икәнлеген белеште. Бүгенге көндә татар мәктәпләренең начар биналарда урнашуын, шуңа күрә ата-аналарның балаларын бу уку йортларына бирергә теләмәвен билгеләп үтте. “Милли мәктәпләр куркыныч астында”, - диде ул.

Министр, әлеге сорауга җавап биреп, яңа эшләнә торган программада милли мәгарифкә лаеклы урын биреләчәген, шул исәптән материаль яктан тәэмин итүнең дә тиешле дәрәҗәдә булачагына ышандырды.

Бүген депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законына кертелгән үзгәрешләрне дә карады.

http://www.tat.tatar-inform.ru/news/2009/04/15/46804/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 109
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 15.04.09 21:48. Баш исем: Казанда Каюм Насыйри..


Казанда Каюм Насыйри укулары уза
15 Апрель 2009 г., 17:56

Иртәгә - 16 апрельдә Казанның 81 нче мәктәбендә яшүсмерләрнең татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге җиденче төбәкара фәнни-тикшеренү укулары уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара “Лингвистик һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләрне формалаштыруда гуманлылык традицияләренең әһәмияте» дигән темага багышлана.

Конференция эшендә конкурсның беренче этабында җиңүчеләр, КДУ, ТДГПУ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, укучылар катнаша.

Җыен укучыларны һәм педагогларны танылган мәгърифәтчеләр, язучылар һәм сәнгать әһелләренең мирасы белән таныштыруны, рухи кыйммәтләргә, милли мәдәнияткә һәм телгә якынайтуны максат итеп куя.
http://www.tat.tatar-inform.ru/news/2009/04/15/46810/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 111
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 26.04.09 11:59. Баш исем: Югары уку йортларында татарча укытуны бетерү


Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында да татарча укытуны бетерүгә керешкән. Министр Фурсенко Казанда Бердәм Дәүләт Имтиханы да бары тик урысча гына биреләчәк, дип белдерде.
Укытучылар да, ата-аналар да, татар җәмәгатьчелеге дә яңа уку елы ничек башланыр, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кимемәс микән, дип көтә.

Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко сүзләренчә, яңа мәгариф стандартларның мөмкинлекләре зуррак булачак икән. Министр бу яңа стандартларда яңалыкларга һәм милли үзенчәлекләргә урын иркенрәк булуы үзебездән тора, диде.

“Русиядә яшәгән һәркем гомум белем генә алып калмыйча, үзе яшәгән республика һәм төбәк үзенчәлекләре белән тәрбияләнергә тиеш. Мин бүгенге мәгариф стандартларында мондый мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Әлеге мәсьәләне без алга таба тикшерәчәкбез”, ди Фурсенко.

Бу хакта ул Казанда үтә торган IV венчур ярминкәсе – яшьләрнең инновацияләр форумында әйтте. Әлеге чараның беренче яртысында утыргач ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашуга китте. Кайберәүләр анда алар нәкъ милли – төбәк компоненты турында да сөйләшәчәк, дип фаразлый.

Русия мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, яңа программаларны эшләгәндә төбәкләрнең дә өлеше саллы булырга тиеш. “Без хәзер бу мөмкинлекләрне ничек тормышка ашырып булуны тикшерәбез”, ди Фурсенко.

Билгеле булганча, әлегә кадәр Мәскәү милли мәгарифкә караган проблемаларны чишүдә бары тик вәгъдәләр белән генә туендырып килде. Әмма, белгечләр әйтүенчә, Русия үзенең яңадан-яңа күрсәтмәләре белән татар телен бетерү өстендә эзлекле эш алып баруын дәвам итә.

Разил Вәлиев
“Моннан берничә көн генә элек Русия мәгариф министрлыгыннан Русиядәге югары уку йортларына күрсәтмә килде. “Сез үзегезнең уставларыгызны яңадан карап чыгыгыз. Анда 3-8 мәддәсендә югары уку йортларында укыту Русиянең дәүләт телендә – бары тик урыс телендә генә булырга тиеш” дип язылган”, ди Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Бу күрсәтмә бөтен ректорларны да гаҗәпкә калдырган. Разил Вәлиев сүзләренчә, Казандагы югары уку йортлары башлыклары бу күрсәтмәгә каршылык белдергән. “Бездә бик күп югары уку йортларында татар төркемнәре бар. Фәннәр татарча укытыла. 20-25 ел дәвамында яңадан-яңа дәреслекләр әзерләнде. Галимнәр дәреслекләр язды, тәрҗемә иттеләр. Моның өчен республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде. Бу мәсьәләне без Русия мәгариф министры каршында күтәреп чыктык. Әле генә Казан Дәүләт Университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов бу хакта Фурсенко белән сөйләште. Бу мәсьәләгә ачыклык керер дип өметләнәбез”, ди Разил Вәлиев.

Фурсенко җавапларына караганда Русия “элмәкне йомшартырга” җыенмый, мөгаен. Бердәм Дәүләт Имтиханын бары тик урыс телендә генә бирү фәрманы белән әлегә кадәр укытучылар да, ата-аналар да килешеп бетә алмый. Фурсенко Татарстанга тагын килгәч, бәлки, БДИне татарча бирү мөмкинлеге булыр дип өметләнүчеләр дә юк түгел иде.

“Бердәм дәүләт имтиханы ул чыгарылыш сынавы гына түгел, шулай ук укырга керү сынавы да булып тора. Шуңа күрә ул бер төрле булырга һәм урыс телендә бирелергә тиеш”, ди Фурсенко.

http://www.azatliq.org/content/article/1615215.html

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 116
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 30.04.09 16:06. Баш исем: Татарстанның мәгариф системасы Россиядә иң яхшысы булачак


Татарстанның мәгариф системасы Россиядә иң яхшысы булачак

Бүгенге көндә ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында мөһим зур эш – республикабызда иң яхшы региональ мәгариф системасын булдыру бурычы тора. Бу максаттан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә һәм контроле белән 2010-2014 елларга каралган бишьеллык «ТР мәгариф системасы үсеше» комплекслы дәүләт программасын эшләү башлана. Бу турыда Трның Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында Альберт Гыйлметдинов хәбәр итте. Шушы өлкәдә беренче адымнар инде ясалган да - программа әзерләү белән шөгыльләнәчәк оператив һәм эш төркемнәре тупланган.

Мәгариф системасы үсеше билгеле бер күләмдә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге үсешкә бәйле. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин үз чыгышында бу юнәлештә башкарылган эшләр, перспективалар белән таныштырды. Ул төп кыенлыкларның балалар бакчаларының җитәрлек булмавыннан килүен ассызыклап әйтте. Казан, Чаллы, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән хәлләр аеруча авыр – монда 100 урынга уртача 115 бала туры килә. Д.Мостафин сүзләренчә, әгәр без демографик үсеш турында сүз йөртәбез икән, иң алдан балалар бакчаларының җитәрлек булуы тәэмин ителергә тиеш. Шулай ук ул милли мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең торышы белән таныштырды. Соңгы елларда бу төр бакчаларның берникадәр кимүе дә тискәре күренеш дип билгеләде Мостафин.

«Мәгариф» илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыру мәсьәләсе дә Данил Мостафин чыгышында чагылыш тапты. Бу проект башлангыч алганнан бирле (3 ел эчендә) республиканың 259 мәктәбе дәүләт ярдәмен күргән. 2008 елда матди булышлыкка ия булган мәктәпнең һәр икенчесе авыл мәктәбе, ә һәр өченчесе – милли белем бирү учреждениесе. Докладта шулай ук иң яхшы укытучыларга, талантлы яшьләргә күрсәтелгән ярдәм, мәктәпләрне заманча белем бирү технологияләре, уку-укыту пособиеләре, автобуслар белән тәэмин итү һәм башкалар хакында киң мәгълүмат бирелде.

Коллегиядә чыгыш ясаган мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров тәрбия һәм өстәмә белем бирү технологияләрен, ысулларын һәм эчтәлеген яңарту турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген илдә барган үзгәрешләрнең уңай нәтиҗәләргә ирешүе икътисади һәм социаль бәйләнешләрдә катнашучы шәхесләрнең аерым бер сыйфатларына бәйле. Иҗади уйлау сәләтен, стандарт булмаган карарлар кабул итү һәм башкага ирешү өстәмә белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеген үзгәртү аша гына мөмкин, дип саный ул.

БДИ мәсьәләсенә дә кагылмыйча үтә алмадылар. Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү сыйфатын бәяләү бүлеге башлыгы Илгиз Закиров БДИның штатлы режимга күчү темасына тукталды. Ул БДИ нәтиҗәләренә анализ бирү бер төркем проблемаларга игътибарны юнәлтүен әйтте. БДИны штатлы режимга кертү укучыларның белемен формальләштерүгә китерергә мөмкин булуы зур борчу уята икән. Нәтиҗәдә, белем тирәнлеге һәм иҗади уйлау сәләте югалырга мөмкин. Моны булдырмау өчен чаралар уйлап табу кирәклегенә басым ясалды коллегия утырышында.

intertat.ru

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки