Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 74
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 14.03.09 13:02. Баш исем: Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе


Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия түбәндәге кандидатлар исемлеген тәкъдим итә:

1. Галиуллин Тәлгат Нәби улы
"Сәид Сакманов. Роман-трилогия" китабы (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) һәм аның әдәби-педагогик иҗаты өчен;

2. Маликова Мәдинә Габделхак кызы
"Тылсым. Шәфкать" ("Очарование. Милосердие") китабы өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);

3. Мансуров Зиннур Мөҗип улы
"Җәрәхәтле йөрәк җылырак" ("Теплее греет раненое сердце") шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" ("Душа беззаветности полна") китабы өчен ("Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел);

4. Вахитов Рифкать Мөхәммәт улы
"Тукай дөньясы" ("Мир Тукая"), "Олуг Мөхәммәд" картиналары һәм Татарстанның, Россиянең мәгърифәтчеләре Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, К.Ушинский, Л.Гумилев, А.Макаренко портретлары сериясе өчен;

5. Хасьянова Фәридә Шаһимәрдән кызы
"Татар халык әкиятләре" ("Татарские народные сказки") китабын бизәү һәм иллюстрацияләр өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);

6. Шәмсетдинов Рушан Галәф улы
"Идел Болгары солтаннары", "Алтын Урда ханнары", "Казан ханнары", "Үткәннәр шагыйрьләре", "Каһарман бабайлар" тарихи әсәрләре сериясе һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча Казан метрополитенының, Тукай мәйданы станциясендәге мозаик панно эскизлары өчен;

7. Харисов Ринат Зөфәр улы (рәссам), Ханнанов Васил Миргазиян улы (рәссам, график), Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (рәссам) составындагы "Чыңгызхан" иҗат берләшмәсе рәссамнары коллективына "Тукай рухы мәңгелек" ("Дух Тукая вечен!") сериясе өчен;

8. Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна составындагы рәссамнар коллективының халык әкиятләре буенча ("Су анасы", "Сак-Сок", "Шүрәле" триптихы) кулдан эшләнгән гобеленнар сериясе өчен;

9. Муллашев Камил Вәлиәхмәд улы
"Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Ватан турында уйланулар", "Итил башлангычында" циклы өчен һәм "Ханбикә Сөембикә" скульптурасы проекты эскизы өчен;

10. Ханов Илдар Мәнси улы
Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында (Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Аксубай районнары) скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе өчен;

11. Зиякаев Әхнәф Габделгәрәй улы (скульптор, иҗади төркем җитәкчесе), Нейман Ян Янович (скульптор), Одновалов Станислав Павлович (архитектор), Шолохова Галина Леонидовна (архитектор) составындагы коллективка Санкт-Петербургтагы Габдулла Тукай һәйкәле өчен;

12. Тимербулатов Шамил Харис улы
Г.Тукай һәм Р.Фәйзуллин шигырь-ләренә "Ышаныч" ("Надежда") симфония-ораториясе өчен;

13. Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким, язучы-драматург), Скоморохов Сергей Геннадьевич (рәссам-куючы), Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (композитор), Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы (төп рольне башкаручы) составындагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеменә, Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен;

14. Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич составындагы В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеменә классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен.

Чыганак: http://www.intertat.ru/clauses/?pid=7523/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 2 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 94
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 01.04.09 20:52. Баш исем: Тукай премиясенә кандидатлар


Тәлгат Галиуллин: Эшләгән эше тау кадәр
http://www.intertat.ru/clauses/?pid=7609/

Рушан Шәмсетдинов: “Мин Насыйри кардәше”
http://www.intertat.ru/clauses/?pid=7736/

Татар халык әкиятләрен яратучы рәссам (Фәридә Хасьянова):
http://www.intertat.ru/clauses/?pid=7608/


Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 112
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 27.04.09 18:11. Баш исем: ТУКАЙ БҮЛ|..


ТУКАЙ БҮЛӘГЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Татарстан Президенты карары белән быел чыгарма буларак Габдулла Тукай исемендәге 4 дәүләт бүләге бирелде. Лауреатлар арасында татар гына түгел, рус иҗатчылары да бар.
Дәүләт бүләкләренең икесен аерым шәхесләр казанды, калган икесен - иҗади коллективлар. Шушы дәрәҗәле премияне бирү турында Президент карары басылып чыкты.
Тукай бүләге шагыйрь Зиннур Мансуровка “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” исемле китабы өчен бирелә.
“Телсез күке” әсәре өчен Камал театрының иҗади төркеменә дә Тукай бүләге тапшырыла. Бу әсәрне куюга керткән өлеше өчен пьесаның авторы Зөлфәт Хаким, рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хасанов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин бүләкләнә.
Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген “Вишневый сад” әсәре өчен Качалов исемендәге рус драма театры вәкилләре алачак. Тукай буләге әсәрдә төп рольләрне башкарган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытковка бирелә.
Дәүләт бүләге шулай ук “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия һәм кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Итил башында”, “Ватан турында уйлану” әсәрләре өчен рәссам Камил Муллашевка тапшырыла.



Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки