Туган телне сөючеләр форумы
 
On-line: кунаклар 0. Барысы: 0 [тулырак..]
ХӨРМӘТЛЕ КУНАК, ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! Теркәлү өчен:
1) «Керү-теркәлү» сылтамасына басыгыз;
2)Исемегезне һәм паролегезне языгыз;
3)"Теркәлергә" өлешендә билге ясагыз;
4)"ОК" төймәсенә басыгыз.
Теркәлүнең өстенлеге шунда: яңа хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча укып бара һәм форумда катнашучыларга шәхси хатлар яза аласыз.

АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 45
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 08.02.09 22:06. Баш исем: Әдәби мохит


Татарстанда һәр елны киң җәмәгатьчелек тарафыннан зур хөрмәт белән билгеләп үтелә торган даталар бар. Әлеге күркәм көннәрнең берсе 15 февраль - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Милли музей һәм аның бүлекләре алдан ук бу олы вакыйга уңаеннан үзләренең чараларын оештыра башлый.

13 февральдә М.Җәлил музей-фатирында Казанның Мәскәү районы укытучылары шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында язган язучылар, галимнәр белән очрашу уздыра. Муса Җәлилнең иҗади мирасына мөрәҗәгать итү һәрвакыт актуаль, чөнки ул үзен мәңге саекмас дан-шөһрәт белән мәңгеләштергән. Кичәдә Җәлилнең сүзләренә язылган җырлар, төрле елларда язылган шигырьләре яңгыраячак. Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, биредә беренче тапкыр кунакларга М.Җәлилнең шәхси альбомының электрон вариантын карау мөмкин булачак. Бу альбом шагыйрь тарафыннан 1937 елдан алып фронтка киткәнчегә хәтле үзенең, дусларының һәм туганнарының фотосүрәтләре белән баетылган.

Ә 15 февраль көнне Милли музейда гадәт буенча «Төп нөсхә көне» буларак уза. «Моабит дәфтәре» шагыйрьнең туган көнендә күрсәтеләчәк. Бу уникаль экспонатны музей фондларыннан алып чыгу тантаналы төстә узачак. Озак еллар инде бу көнне казанлылар һәм башкала кунаклары Җәлилнең үз куллары белән язылган «Моабит дәфтәрен» укый ала. Нәкъ шушы шигырьләре өчен Җәлилгә шагыйрьләр арасыннан беренче тапкыр Ленин премиясе бирелә.

Мәңге саекмас ядкәр белән танышу — татар халкының бөек улы Муса Җәлилне батыр, кыю булганы өчен кешелек тарафыннан хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып тора. Шагыйрьне, Советлар Союзы Героен искә алырга язучылар, сәнгать эшлеклеләре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, галимнәр, хәрби училище курсантлары, студентлар, мәктәп укчылары киләчәк. Кичәгә килүчеләр антифашистик каршылыкта катнашкан Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләүче «Батыр беркайчан да үлмәс» дип аталган күргәзмә белән танышачаклар.

17 февральдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Муса Җәлилнең батырлыгы нәрсәдән гыйбарәт» дигән темага лекция узачак. Шунда ук кече күргәзмә һәм документаль фильм күрсәтеләчәк.

http://www.intertat.ru/clauses/?pid=6743/

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
Җаваплар - 5 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 70
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 07.03.09 19:35. Баш исем: Күренекле якта..


Күренекле якташыбыз танылган шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Дөлфәт Госман улы Маликовның исемен мәңгеләштерү максатында, Мөслим авыл җирлеге карары белән район үзәгендәге яңа микрорайонның Зеленая урамына Зөлфәт исеме бирелде.

http://tat.muslum.ru/news/show/1378

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 144
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 10.06.09 10:23. Баш исем: Бу бүлект|..


Бу бүлектә сез күренекле язучылар иҗаты турында каләмдәшләренең, журналистларның, әдәбият белгечләренең фикерләре белән таныша аласыз. Яраткан әдипләрегез белән әңгәмәләрне дә шушыннтулыракан табарсыз.

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 145
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 10.06.09 10:24. Баш исем: Адәм баласы &#..


Адәм баласы әдәбияттан башка яши алмаган кебек үк, әдәбият та кешедән башка яши алмый. Чөнки әдәбиятның төп объекты - кеше.

Әлбәттә, сөйләшү бер төрле генә бармас, анда син килешкән, яки килешмәгән фикерләр дә очрар. Үз фикерләреңне редакция адресына җибәрергә: мактарга һәм тиргәргә мөмкин. Ә бүгенгә сүзне иң гади нәрсәләрдән башлап, әдәбиятның нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген искә төшереп үтәрбез. тулырак

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга
администратор




Хәбәр: 146
Теркәлгән: 28.12.08
Кайдан: Татарстан, Мөслим
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 10.06.09 10:26. Баш исем: Әдәбият ..


Әдәбият яңалыклары, язучылар тормышыннан кызыклы вакыйгалар. укырга

Рәхмәт: 0 
ПрофильЦитата Җавап язарга



Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелде: 20.10.09 06:57. Баш исем: Туган көн котл..


Туган көн котлаулары, бүләкле теләкләр, тостлар, туй һәм һәртөрле бәйрәмнәр өчен сценарийлар, уеннар, мәзәкләр, көлкеле хикәяләр, җырлар, мәхәббәт шигырьләре...
[url=http://maratkabirov.com/ ]китап турында тулырак мәглумәт[/url]

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап язарга
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
олы шрифт кечкенә шрифт надстрочный подстрочный заголовок большой баш исем youtube.com видеосы интернеттан рәсем алу рәсемне компьютердан алу сылтама компьютердан файл алу рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куштырнаклар моноширинный шрифт моноширинный шрифт горизонталь сызык эчкә кереп язу точка LI йөгерек юл оффтопик яшерен текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, пароль:      теркәлергә    
Тему читают:
- хәзерге вакытта форумда катнашучылар
- форумнан тыш кунаклар
GMT форматындагы барлык даталар  3 сәг. Бүгенге хитлар: 2
Права: смайллар әйе, сурәтләр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоүзгәртү кушылган, алдан тикшерү (премодерация) аерылган, төзәтү юк



Форумнар өчен бушлай дизайн

  Профессиональный каталог независимой музыки